Бу атнада Чирмешәндә “Татарстан кроссы” ярышлары үтәчәк
Спорт

Бу атнада Чирмешәндә “Татарстан кроссы” ярышлары үтәчәк

17 сентябрьдә, шимбә көнне, узачак йөгерү бәйгесендә сәламәтлеге белән бәйле чикләүләре булмаган һәркем катнаша ала.

Бөтенроссия күләмендәге “Милләтләр кроссы – 2022” йөгерү көне  кысаларында “Татарстан кроссы – 2022” район үзәгендәге “Сабантуй” стадионында узачак.

Район башкарма комитетының спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә,  ярышларда катнашучыларны теркәү сәгать 8дә, ә ярышлар  сәгать 10да башлана. Бәйгечеләр кемдер – 500, кайберәүләр 1000 метр арадагы дистанциягә йөгерәчәк. Кросста  гаиләләр дә көч сынашырга җыена.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев