Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең якташ - чемпион

Нина Семеновна Веткина (Суркова) сугыш бетәр алдыннан Югары Кармалкада туган. Балачагыннан ук яшьтәшләре белән бергә колхоз эшенә чыккан. Новокуйбышевск шәһәренә китеп урнашканнан соң да туган якларын онытмаган, авылга еш кайтып йөргән. 1989 елда монда бөтенләйгә дә кайтырга уйлаган була, тик ире авырып үлеп киткәч, шәһәрдә кала. Күптән түгел Нина Веткина...

Нина Семеновна Веткина (Суркова) сугыш бетәр алдыннан Югары Кармалкада туган. Балачагыннан ук яшьтәшләре белән бергә колхоз эшенә чыккан. Новокуйбышевск шәһәренә китеп урнашканнан соң да туган якларын онытмаган, авылга еш кайтып йөргән. 1989 елда монда бөтенләйгә дә кайтырга уйлаган була, тик ире авырып үлеп киткәч, шәһәрдә кала.

Күптән түгел Нина Веткина Түбән Кармалкага кайткан иде. Аның белән сөйләшеп утырганда өстәлдә яткан төсле календарьларга игътибар иттем.
Анда боксчы яшь егет рәсеме иде. Ул аның 20 яшьлек оныгы - халыкара класслы спорт остасы, ике тапкыр Европа чемпионы, Россия чемпионы, дөнья чемпионатының бронза призеры, быелгы Олимпиада уты белән факелны тотып бару хокукына лаек булган Василий Веткин булып чыкты. Нина Семеновна оныгы турында язылган күп санлы газеталар да алып кайткан иде.
Вася яшүсмер чагында әби-бабасына кунакка еш кайта, гел ярдәм итә иде. Шул вакытта ук егет бик эшчән, физик яктан нык күренде. Нина Семеновнаның туганнары һәм танышлары оныгы Василий Веткинга спортта яңа уңышлар, ата-бабаларының туган ягын онытмавын телиләр.
Нина Фомичева.
Югары Кармалка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс