Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Сосновка урамнарында төнлә дә якты булачак

Бу авылда да урам линияләрен заманча, яңа, изоляцияле чыбыклар кулланып үзгәртеп кормакчылар. Быел ук. Аннары Сосновка урамнарын яктырту проблемасы да чишеләчәк. Әлегә Ульяновкадагы электр челтәрләрен ремонтлыйлар. Монысы да күптән кирәк иде, чөнки соңгы елларда кайбер урамнарда линияләрдә көчәнешнең түбән булуыннан нык интектеләр. Ульяновка авыл җирлегендә узган халык җыенында башка кайбер...

Бу авылда да урам линияләрен заманча, яңа, изоляцияле чыбыклар кулланып үзгәртеп кормакчылар. Быел ук. Аннары Сосновка урамнарын яктырту проблемасы да чишеләчәк.


Әлегә Ульяновкадагы электр челтәрләрен ремонтлыйлар. Монысы да күптән кирәк иде, чөнки соңгы елларда кайбер урамнарда линияләрдә көчәнешнең түбән булуыннан нык интектеләр.

Ульяновка авыл җирлегендә узган халык җыенында башка кайбер проблемалар да күтәрелде. Сорауларга җавап итеп, район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин киләсе елда йөз еллыгы булачак Ульяновка мәктәбендә ремонт эшләренең дәвам ителәчәген белдерде. Дистә еллар юньле ремонт күрмәгән Ульяновка мәдәният йортыда да төзүчеләргә эш бар. Бинаның түбәсе, җылыту системасы, электр үткәргечләре тузган, ишек һәм тәрәзәләрне дә алыштырасы бар. Җыенда әйтелгәнчә, бу эшләрнең бер өлешен быел ук башкару планлаштырыла.

"Сосновканың үзәгенә кадәр юлны рәтләү дә кулдан килерлек эш, тик бу поселокта яңа клуб, ә Девичья Полянада мәктәп төзү буенча әлегә мөмкинлек юк, буш вәгъдә бирмибез,- диде район җитәкчесе. - Болардан да бигрәк, Ульяновкада балалар бакчасы төзү кичектергесез бурыч. Бу, дистәләрчә миллион сум акча кирәгәчәк объектны республика, Президент ярдәме белән җиңдерсәк кенә".

Бүген бакча төзеләчәк җир урынын рәсмиләштерә башлаганнар инде.

Сосновкада, Саминовкада, Нагорныйда су челтәрләре төзү өчен элеккеге скважиналарны барларга, кирәк икән, яңаларны бораулатырга, аннары проект эшләтергә туры киләчәк. Интернет челтәренең гел тотрыклы эшләмәвеннән зар белдерүчеләр бар (Девичья Полянада). Ульяновкада янгынга каршы постта резерв машина урамда тора, җылы гараж кирәк.

Җитмешләп кеше катнашкан быелгы җыенда җирлек башлыгы Самат Шәмсетдинов та отчет бирде. "Авылларыбызда егермеләп яңа йорт төзелә. Былтыр Девичья Полянада яңа клуб төзелде, юл шомартылды, су челтәрләре үзгәртеп корылды, - диде ул. - Рәхмәт, район җитәкчелеге көндәлек эшләребездә даими булыша. Кызганыч, халкыбызга активлык җитенкерәми, 274 йортта нибары 162 баш мөгезле эре терлек, шулардан 62се - сыерлар, 475 дуңгыз, 124 сарык һәм кәҗә асрала. Башка күп җирлекләрдәгедән нык аз".

Ульяновка мәктәбе директоры Николай Иванов та ялкаулыктан, кемгәдер салынып, зарланып яшәүдән арынырга өндәде: "Без һаман кулланучыга әверелә барабыз. Авылда торып, бәрәңге дә үстерергә иренүчеләр бар бит. Кайберәүләр чиста суны куллана, ә акча түләми".

"Иванов Ю.С" фермер хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Иванов егермегә якын кешене эшле итә. Сезон вакытында. 2012нче елда 900 гектарлап мәйданда бөртек үстергәннәр. Кышын, маллар тотмагач, эшчеләре өйдә генә утыра диярлек. Шуңа күрә хезмәт хакы да - эшләренә карап кына, азрак. "Кайбер тракторчы ир-егетләр көнлекче хезмәтендә, ә безгә тракторчылар кирәк,- диде Ю.Иванов үз чыгышында. - Сезон вакытында яхшы эшләп яхшы хак алып була. Халыкның малларын иген өстенә чыгаруы да начар гадәт".

Сүз уңаенда. Ульяновка җирлеге территориясендә берничә йөз гектар җир эшкәртелмичә, чүп үстереп ята, кайбер участоклар күптән ташландык хәлдә.

Авылларда санитар чисталыкка игътибар җитми. 58 йорт хуҗасыз икән.

"Проблемалар бар, алар туып тора. Җыеннарда гына түгел, башка вакытта да без теләкләрегезне, тәкъдимнәрегезне ишетергә әзер. Аңлашып эшлик",- диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, бүгенге сөйләшүдән канәгать калуын белдереп.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авылларда халык җыеннары