Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Җимеш агачларын ничек сакларга?

Бакчадагы җимеш агачларына кышын төрле кимерүчеләр дә зыян сала.

Бу алдагы ел уңышына йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Тычканнар һәм куяннар агачларның кайрысын һәм ботакларын кимерә, тамырын ашый. Мәсәлән, куак тамырыннан яңадан үсеп чыкса да, кайрысы һәм тамыры ашалган агачны саклап калу өчен бакчачыга байтак көч түгәргә туры киләчәк. Шуңа да салкыннар башлану белән тәҗрибәле бакчачылар кимерүчеләргә каршы төрле чаралар күрә башлый.

— Көздән үк бакчадан үлән өемнәрен, ко­елган яфракларны җыеп алырга кирәк, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы әйдәүче агрономы Фирдәвес Асылбаева. — Куак һәм агач кәүсәсен махсус материал белән уратып алыгыз. Әгәр бу гади тукыма икән, аңа дегет тамызганда исе корткычларны куркытыр. Тукымадан тыш, агач кәүсәсен кура җиләге, ылыслылар, камыш һәм башка ботаклар белән дә уратып бәйләргә була. Бу ысулны кулланган очракта агачның төбен җир, кар белән күмеп куегыз, ә өстән ныклап бәйләгез. Язын кояш җылыта башлау белән бәйләгәнне сүтәргә кирәк. Юан булмаган агач ботакларына кибеттә сатылган махсус цилиндр кидерергә мөмкин.
Агачларны төрле химик составлы кушылмалар белән сылау ысулын кулланып та сакларга була. Мәсәлән, балчык һәм сыер ти­зәген тигез өлештә алып, куе каймак кебек измә эшләргә, аңа бер калак карбол кислотасы кушып, кәүсәгә сыларга. Шундый ук сыекчага креолин һәм карбофосфор кушып сыларга да мөмкин.
Бүген кибетләрдә кимерүчеләргә каршы көрәшнең төрле ысулларын тәкъдим итәләр. Алар — бакчачыга әйбәт ярдәмче.
— Тагын гади генә бер ысул бар: агач кәүсәләрен известь һәм дегет яисә башка исле әйбер белән кушып буярга кирәк. Кызганычка каршы, барлык кушылмаларның да кыш уртасында исе очып бетәчәк. Шулай да бу киңәшләрне тотканда җимеш агачлары һәм куаклардан уңышны югалтусыз алачаксыз, — ди Фирдәвес Асылбаева.

Чыганак

ЫФото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев