Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Дәүләт Советы депутаты чирмешәнлеләрнең гозерләрен чишүдә булышырга ышандырды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева чирмешәнлеләрнең гозерләрен тыңлады. Кабул итү көнендә аңа биш кеше мөрәҗәгать итте.

Берәү эш табу проблемасы белән килсә, калганнары халык ихтыяҗларын кайгыртып йөри. Лашман авылында җир пайларын теркәү буенча кыенлыклар туган. Ә беренче Чирмешән мәктәбенең 8 класс укучыларының ата-аналары ФГОС пилот проекты буенча уку әсбаплары булмау, балаларга электрон варианттагы дәреслекләрдән укырга туры килүе проблемасын күтәрә. Яшьләр җәмәгать эшләрендә актив катнашкан яшьгвардиячеләрне кызыксындыру мөмкин булмасмы, диләр. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрнең пенсия хакында сораулар туган, депутатка бу проблеманың да асылын аңлаттылар.

Казаннан килгән кунак мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм аларны тирәнтен өйрәнеп җавап бирергә, проблемаларны чишәргә ышандырды.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән воропаева