Чирмешән районында җир участогын ансатрак алып булачак
Хәзер җир участокларын милек буларак рәсмиләштерү, документлаштыру буенча эшне, гади генә әйткәндә, авыл җирлекләре башкарма комитетларына гариза язып башларга рөхсәт бар.
Аннары районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы документлар әзерләүне, килештерүне үз өстенә ала. Бу өлкәдә, аңлашылганча, яңача эш йөртеләчәк.
Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш икенче утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе...