Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында иң төзек авылны билгелиләр

Район авыллары арасында иң төзек торак пункт исеменә бәйге игълан ителде (искәрмә буларак район үзәге - Чирмешән әлеге конкурста катнашмый). Конкурска йомгак август аенда ясалачак. Беренче урынны яулаган торак пункт 150 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Икенче урын иясенә - 100 мең, өченче урынга 50 мең сум акча каралган. Болардан...

Район авыллары арасында иң төзек торак пункт исеменә бәйге игълан ителде (искәрмә буларак район үзәге - Чирмешән әлеге конкурста катнашмый). Конкурска йомгак август аенда ясалачак. Беренче урынны яулаган торак пункт 150 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Икенче урын иясенә - 100 мең, өченче урынга 50 мең сум акча каралган. Болардан тыш, ике авылга кызыксындыру бүләге тапшырачаклар.

Быел әлеге конкурста катнашучылар фоторәсемнәр белән альбом да әзерләргә тиеш. Аннан соң комиссия членнары торак пунктларда булып, авыл исемнәре күрсәтүче аншлагларны, юлларның торышын, урам исемнәрен һәм йорт номерларын язуларын, торак йортларның территорияләрнең чисталыгын, һәйкәлләрне карап тотуны, урам яктырткычларының булу - булмавын, җәмәгать урыннарының төзеклеген, торак - коммуналь хуҗалык объектлары, авыл җирлеге башкарма комитетының торак пунктларны төзекләндерү буенча эшчәнлеген бәяләп, нәтиҗә ясаячаклар.
Моңа кадәр авыл җирлекләре башлыклары башка авыл җирлекләренә барып, аның составына кергән торак пунктларның төзеклеген, чисталыгын бергәләп караячаклар.
Тикшерү Туймәттән башланып китте. Әүвәл авыл башлыклары социаль объектларның- мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге советы, мәдәният йорты территорияләрен карап уздылар. Әйтергә кирәк, биредә тәртип, чүп үләннәре чабылган, бөтен җирдә чәчәкләр үсә.
Узган елларны зиратта да байтак эш башкарганнар, картайган агачларны кискәннәр. Ә менә быел монда өрәңге басып киткән.
Былтыр авылдашлары Марсель Хәйруллин һәм Ирек Кәримов зират өстен чабып, чистартып чыккан булганнар. Быел да бу эшкә акча табылган. Читтә яшәүче авылдашлары Рәмилә Галимова (Сәгыйрова) бу максатка 10 мең сум акча биргән.
Башка еллар белән чагыштырганда, авылның йөзе нык үзгәргән. Биредә берничә урамда гына асфальт юл. Авылда заманча төзелгән, матур йортлар күп. Өй алларында чәчәк үстерергә яратучылар да аз түгел.
-Хәзер инде ишегалларындагы ямьсез хәл - торыш үткәндә калды. Авылда төзек, матур, чиста - пөхтә йортлар бик күп, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Әйтик, Васыйл һәм Гөлсирә Мортазиннар, Айрат һәм Гөлүсә Фәссаховлар, Фәрхать һәм Рәмзия Фәссаховларның йортлары шундыйлардан. Биредә тырыш, булдыклы хуҗалар яшәгәне ерактан ук күренеп тора. Шамил һәм Галия Ильясовлар турында да әйтеп узасы килә. Аларның үзләренең дә йорт тирәләрендә тәртип хөкем сөрә, күршедәге буш йорт территорияләрен дә карап торалар. Андыйлар да күп Туймәттә. Форсаттан файдаланып, өмәләрдә катнашучы, йорт тирәләрен җыештырып торучы, сүз тыңлап, эшебездә ярдәм итүче авылдашларыма рәхмәт сүзләре дә җиткерәсем килә.
Бүген авылда 180 йорт исәпләнә, әмма аларның 152сендә генә кеше яши икән, калганнары буш тора. Тузган, тәрәзәләре кадаклаган, ишелә башлаган йортлар, билгеле, авылны бер дә бизәми.
-Аларның күбесенең хуҗалары бар, - ди Айдар Кәримов.- Кайберәүләр шәһәрләрдән кайтып, бакчаларын да чәчәләр, чүп үләннәрен дә чабалар. Башкаларныкын күршеләре, туганнары карап тора. Өй каршына "джип" белән кайтып, "чүп баскан" дип зар белдереп, ишек төбен дә чистартмыйча китеп баручылар да бар.
-Бу рейдларның максаты - тәҗрибә уртаклашу, авылларны төзекләндерү буенча эшне ничек оештыру буенча фикер алышу, -ди муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина. - Узган елны да без шулай, башлыклар белән берлектә, районыбызның байтак авылларын карап чыктык. Минемчә, бу эш эзсез узмый. Һәр авыл җирлеге үзенчәләкле, күрсәтергә дә, карарга да әйбер бар. Туймәттә дә без төрле урамнар, төрле йортлар күрдек. Нигездә, күп урында тәртип, әмма җитешсезлекләр дә бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чисталык бәйге