Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы башлыгы урынбасарлы булды

Габдерәшит Мөдәрис улы Җамалетдинов муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары итеп сайланды.

Район Советының кырык беренче утырышына җыелып, депутатлар район башлыгы тәкъдим иткән әлеге кандидатураны бертавыштан хупладылар.

Габдерәшит Җамалетдиновка 62 яшь, гаиләле, өч бала әтисе; быел Иске Котыш авыл җирлеге депутаты итеп сайланды. Элегрәк нефть тармагында идарә начальнигы булды, соңгы бер елда “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре“ предприятиесен җитәкләде.

Утырышта “Чирмешән муниципаль район Советы депутатының статусы турында“ Нигезләмә расланды, мәнфәгатьләр низагы, районның җирле үзидарә органнары кабул иткән норматив булмаган актларның гамәлдә түгеллеген, карарларның һәм эшчәнлекнең законсызлыгын таныган судлар, арбитраж судлар карарлары нәтиҗәләре буенча хокук практикасы мәсьәләләрен карау турында карар чыгарылды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – муниципаль районда балаларның җәйге ялы һәм савыктыруны оештыру йомгаклары хакында иде. Чыгыш ясаучылар: район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, Әккәрәй һәм Ивашкино мәктәпләре директорлары Людмила Калмыкова һәм Антонина Гаврилова бу чорда лагерьларда иминлекне, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен әйттеләр. 12 мәктәп яны лагерында балалар ялын оештыруга республика бюджетыннан 1 миллион 350 мең сум акча бирелгән. Ял белән бергә, укучылар хезмәт практикасы да узганнар.

Депутатлар, район бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлешен 8 миллион 628 мең 600 сумга күбәйтеп, 2018 ел һәм 2019, 2020 еллар бюджеты турында элеккеге карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Бу акчалар төрле максатларга җибәрелә, әйтик шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары алуга – 600 мең, төзелеш блоклары, агач материаллары, цемент алу өчен 739 мең сум акча бирәләр.

Казна акчасы гел җитми инде ул, әнә Ивашкино мәдәният йортына яңа утыргычлар алуга 480 мең сум кирәк. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу эштә башта нефтьчеләрдән ярдәм сорап карарга тәкъдим кертте. “Нефтьчеләр, рәхмәт, безгә гел булышалар. Бәлки тагын җай табарлар, - диде ул. -Ивашкино мәдәният йортында капиталь ремонт төгәлләнеп килә, ул элеккеге белән чагыштырырлык та түгел. Ә Түбән Чегодайдагы мәдәният йортын якын көннәрдә кабат ачабыз“.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев