Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

МОНДЫЙ ХАТЫН-КЫЗЛАРДАН ИРЛӘР КИТМИ

Табиб акушер-гинеколог Динара Мархабуллина киңәшләре Гадәттә, хатын-кызлар ирләр сексуаль, чибәр хатыннарны ярата дип уйлый. Тик бу ялгыш. Аларга үзләре булып кала белгән гүзәл затлар күпкә кызыклырак. Хатын-кызның нинди сыйфатлары ирләрне күбрәк җәлеп итә соң? 1. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар һәм ул аны әйтергә курыкмый. Хатын-кыз үз фикерен үз эчендә...

Табиб акушер-гинеколог Динара Мархабуллина киңәшләре

Гадәттә, хатын-кызлар ирләр сексуаль, чибәр хатыннарны ярата дип уйлый. Тик бу ялгыш.

Аларга үзләре булып кала белгән гүзәл затлар күпкә кызыклырак. Хатын-кызның нинди сыйфатлары ирләрне күбрәк җәлеп итә соң?


1. Аның һәрнәрсәгә үз фикере бар һәм ул аны әйтергә курыкмый.

Хатын-кыз үз фикерен үз эчендә генә тотарга тиеш дигән заман узды инде. Тормыш, гаилә һәм аралашу ир-ат тирәсендә генә барырга тиеш түгел. Үзен чын ир-ат дип санаган көчле зат хатын-кыз фикерен ишетергә тели. Акыллы хатын - бик сексуаль хатын, акылыгызны күрсәтүдән оялмагыз. Үз акылыгыз белән аны куркытырмын дип уйлыйсыз икән, борчылмагыз: шуннан да өреккән ир сезгә нигә кирәк?

2. Ул үзенең бәясен белә

Сез һәрдаим белемегезне күтәрәсез, яңа шөгыльләр табасыз, кыскасы, камилләшәсез, шуңа күрә үз көчегезне күрсәтүдән шикләнмәгез. Юк, ир белән мөнәсәбәт - көрәш түгел, тик үзегезгә ышанычны югалтмагыз. Үз-үзеңә ышаныч турында кычкырып йөрергә дә кирәкмәс, сезнең уникаль шәхси сыйфатларыгыз һәм уңышларыгыз бу хакта үзләре сөйләр; моны аралашудан, үз-үзеңне кеше арасында тотудан да белеп була. Ә ирләр чын йөрәктән сөйләгән һәм күңел биреп тыңлаган хатын-кызларга мөкиббән. Алар аны көндәш итеп күрми.

3. Аның үз кызыксынулары, шөгыле бар

Ирләргә шәхси мөнәсәбәтләрдән тыш та кызыксынулары булган хатыннар ошый. Аның сезгә тормышта нәрсәгәдер ирешергә, үзегез теләгән эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүе бу әле сезне шәхес итеп кабул итү һәм ышану билгесе дә. Сез аңа тагын да кызыклырак булачаксыз.

4. Ул комплиментлар ясый һәм кабул итә белә

Ирләр комплиментлар ясарга ярата, шуңа җавап итеп ихлас елмаю көтә. Әмма син бүләк бирәсең, ә аңардан баш тарталар икән... монысы инде бик күңелсез нәрсә. Шуңа күрә, сезгә бу мөнәсәбәтләр кадерле икән, комплиментны кабул итүдән курыкмагыз. Үзегезнең өстенлекләрегезне күрә белегез, аларны күрсәтүдән дә оялмагыз. Аны ни өчен яратуыгыз, ошатуыгыз турында әйтегез. Аның сезнең тормышны ничек матурлавы турында сөйләгез.

5. Ул һәрвакыт камиллеккә омтыла

Тышкы кыяфәт мөһим түгел дисәк тә, алай түгел шул, матурлык та кирәк. Сезгә табигатьтән идеаль зифа буй-сын, камил йөз-кыяфәт бирелмәгән булса да, чиста, пөхтә йөрү - төп бурычыгыз! Хатын-кыз ир артка тулысынча: тышкы кыяфәтеннән эчке күңел байлыгына кадәр кызык.

Исегездә тотыгыз: үзегезгә кызыклы булган очракта гына сез ир-атка да кызыклы булачаксыз.

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=6904


фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: серле камиллек үз фикере хыянәт итү сөяркә хатынкыз