Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

КОРТЛЫ ТӨШ

Кирәк 0,5 кг көнбагыш (2­ -3 тапкыр юганнан соң, кыздырып, 3-4 тапкыр иттарткыч аша чыгарабыз); 10 йомырка (суыткычта өшетеп, угыч аша уабыз); 2 аш кашыгы май; тоз, кашык очында гына чәй содасы; он; ат мае; 250 г шикәр комы; 3 аш кашыгы бал Эш барышы Йомырка, май, тоз, чәй содасы,...

Кирәк

0,5 кг көнбагыш (2­ -3 тапкыр юганнан соң, кыздырып, 3-4 тапкыр иттарткыч аша чыгарабыз);

  • 10 йомырка (суыткычта өшетеп, угыч аша уабыз);

  • 2 аш кашыгы май;

  • тоз, кашык очында гына чәй содасы;

  • он;

  • ат мае;

  • 250 г шикәр комы;

  • 3 аш кашыгы бал


Эш барышы

Йомырка, май, тоз, чәй содасы, он кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Бүлеп-бүлеп алып, куна тактасында аны кул белән генә җәябез. Аннары 1 см итеп кисеп чыгабыз һәм кулда тәгәрәтеп тасмалар ясыйбыз. Шул тасмаларны, әйләндерә-әйләндерә, кисәбез.

Газга - сүрән утка май кыздырырга куябыз. Шуңа чама белән эретелгән ат мае кушабыз. Эреп бетәр-бетмәс майга төшне салабыз. Кул белән кагылмыйча, пычак белән генә этеп төшерәбез. Кабарып менмичә, майга салган төшкә кагылмыйбыз, бутамыйбыз. Кызарганчы пешерәбез.

Әзер төшләрне дуршлагка алабыз.

Шикәр комына бал һәм аз гына су салып, сүрән утта бер кат кайнатып, кабартып алабыз.

Эретелгән балга көнбагыш онын кушабыз. Аннан, бал катканчы, зур савытта төшне көнбагышлы бал белән бутыйбыз. Төшләрдән шар формасындагы түгәрәкләр ясап, тәлинкәгә тезәбез. Шарлар ясаганда кулга бал ябышмасын өчен, кулны салкын суда манчып алыгыз.

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=2204#step19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев