Сәламәтлек

Әккәрәйдә блок-модульле ФАП төзеләчәк

Быел бу авылда яңа фельдшер - акушерлык пункты төзеләчәк. Блок-модульле ФАП куелачак урынны көздән үк чистартып, әзерләп калдырганнар. -Иске фельдшер - акушерлык пунктыннан да кеше өзелми, - ди авыл фельдшеры Валентина Борисова. - Гадәти көннәрдә 15-16 кеше мөрәҗәгать итә, бүгенге көндә 25 кеше уколга йөри. Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясе баш...

Быел бу авылда яңа фельдшер - акушерлык пункты төзеләчәк. Блок-модульле ФАП куелачак урынны көздән үк чистартып, әзерләп калдырганнар.

-Иске фельдшер - акушерлык пунктыннан да кеше өзелми, - ди авыл фельдшеры Валентина Борисова. - Гадәти көннәрдә 15-16 кеше мөрәҗәгать итә, бүгенге көндә 25 кеше уколга йөри.
Түбән Кәминкә врачлык амбулаториясе баш врачы Максим Просверкин кварталга бер Әккәрәйгә килеп, халыкны кабул итә һәм дәва яза. Ә авыл фельдшеры врач билгеләгән уколларны ясый. Бу авыл халкы өчен бик уңайлы.
Әккәрәй авылында 656 кеше яши, ә прописка буенча күпкә артык. Авылда 140 пенсионер исәпләнә, 17 яшькә кадәрге 178 бала яши, шуларның унысы бер яшькә кадәрле сабыйлар.

Аккиреево

Нет комментариев