Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән урманнарында талпаннар активлашты

19 майдан 25 майга кадәр вакыт аралыгында район больницасына, талпан кадалу сәбәпле, 8 кеше, шул исәптән, 1 бала мөрәҗәгать иткән. Ә сезон башыннан районда әлеге урман бетеннән 15 кеше, шуларның 4се - балалар, зыян күргән. Талпаннарның активлык сезоны дәвам итү һәм талпан энцефалиты белән чирләүне кисәтү йөзеннән, Роспотребнадзорның ТР буенча...

19 майдан 25 майга кадәр вакыт аралыгында район больницасына, талпан кадалу сәбәпле, 8 кеше, шул исәптән, 1 бала мөрәҗәгать иткән. Ә сезон башыннан районда әлеге урман бетеннән 15 кеше, шуларның 4се - балалар, зыян күргән.

Талпаннарның активлык сезоны дәвам итү һәм талпан энцефалиты белән чирләүне кисәтү йөзеннән, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай районнары территориаль бүлеге Чирмешән районы халкын урманнарда булганда саклану чараларын үтәргә чакыра.
Урманга барганда бөтен тәнне каплап торучы кием, баш киеме кию яхшы, бетне күреп алу җиңелрәк булсын өчен ул ак төстә булырга тиеш.
Урманнан чыккач киемне һәм үзеңне игътибар белән карарга онытмагыз. Талпаннар чәчәк букеты, гөмбә белән, эт йонына эләгеп тә кайтырга мөмкин.
Урман бетләре май-сентябрь айларында актив булалар.
Дилүсә Андарова,
Нурлат, Чирмешән районнары буенча баш дәүләт санитар врачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы талпан кадалу