Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан пенсионерларын финанс белеме алу өчен онлайн-курсларга чакыралар

Курсларга төркем белән дә, мөстәкыйль рәвештә дә кушылырга мөмкин.

Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак.

Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк, "Татар-информ", хәбәр итә.

Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплеслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә — өйдәге җайланма аша да кушылырга мөмкин.

«Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль», — ди Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Узган ел Татарстанда әлеге проектта 5,5 мең кеше катнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев