Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне ял көне итү турында боерыкка кул куйды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 31 декабрен ял көне итү турында боерыкка кул куйган. Документ нигезендә, шимбә – 26 декабрь эш көне буларак билгеләнгән.

Биредә сүз иң элек Татарстанда дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар (Татарстан Президенты тарафыннан эшкә билгеләнүчеләр һәм аннан азат ителүчеләр), шулай ук дәүләт хакимияте башкарма органнарында дәүләти гражданлык хезмәте вазыйфасын, башка вазыйфаларны башкаручылар турында сүз бара.
Шулай ук муниципалителарга һәм республика башкарма хакимияте органнарына кермәүче башка оешмаларга да шушы эш графигын кабул итү тәкъдим ителә.
Мондый карарга килү эш һәм ял вакытын халык өчен кулай итеп оештыру максатына бәйле. 31 декабрьнең Яңа елны каршыларга әзерләнү көне булуын исәпкә алып, республикада яшәүчеләргә бу көнне, эшкә бармыйча, гаиләләре белән бергә уздыру мөмкинлеге бирелә. Ә инде елның соңгы көне өчен 26 декабрьдә эшләргә туры киләчәк, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев