Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Коронавирус кышка кергәч ниләр күрсәтер?

Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре республика оешмаларында ковидка бәйле санитария кагыйдәләренең үтәлешен даими тикшереп тора. Соңгы ике атнада 30 хезмәт коллективы тикшерелгән, шуларның 18ендә кагыйдә бозылу очрагына тап булганнар. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республика киңәшмәсендә җиткерде.

Аның фикеренчә, бездә балалар ковидтан аз чирли, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең бу айда октябрьгә караганда ике тапкыр күбрәк авыруы ачыкланган. Ике атна дәвамында 1445 объектта санитария таләпләре үтәлешен тикшергәннәр. Тәртип бозу очраклары 8дән 10,5 процентка арткан. Белгечләр андыйларга карата административ эш ача.   Роспотребнадзор тарафыннан ике атна дәвамында 200ләп җәмәгать туклануы оешмалары да тикшерелгән һәм 13енә беркетмә тутырырга туры килгән. Азык-төлек белән сәүдә итүче 300гә якын кибетнең 19ында кагыйдәләр бозылган. Сатучылар күп очракта битлек-пирчәткә режимын санга сукмый икән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикадагы барлык югары уку йортларын тикшереп чыкканнар. 30 уку йортының 14ендә санитария таләпләре үтәлмәгән. Белгечләр бу көннәрдә урта һөнәри белем бирү оешмаларында йөри, 158 бинаның 29ында булганнар, әлегә кимчелекләр табылмаган.

Коронавирус кышка кергәч ниләр күрсәтер?

– Яңа вирус турында алдан нәрсәдер әйтергә авыр, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Шулай да гомуми кагыйдәләрне истән чыгармасагыз иде: салкын тиюдән сакланырга, һава торышына карап киенергә, дөрес тукланырга, витаминнар эчәргә һәм ялны оештырырга, эш урынында дистанцияне онытмаска, битлек, пирчәткә кияргә киңәш итәбез.

Соңгы араларда социаль челтәрләрдә шугалаклардан видео язмалар урнаштыра башладылар. Бу урыннар халык күп җыела торган мәйданнарның берсенә әйләнде. Роспотребнадзор белгечләре тимер аякта һәм чаңгыда шуу урыннарын ябарга җыенмый, чөнки алар ачык һавада хезмәт күрсәтә һәм анда чир таралу куркынычы юк. Кимчелекләр гадәттә касса янында һәм киенү-чишенү урыннарында күзәтелә. Моңа юл куймас өчен, киләчәктә билетларны электрон рәвештә алу һәм билгеләнгән вакытта килү тәртибе кертмәкчеләр.

Тиздән балалар бакчасында Яңа ел тамашалары уздырылачак. Төркемнәрдә узучы чараларга әти-әниләр чакырылмый, читтән аниматор кертү дә тыела. Быел балаларга кулга-кул тотынып, чыршы тирәли әйләнергә дә рөхсәт ителми. Бу таләпләр мәктәп укучыларына да кагыла. Белгечләр шулай ук эш урыннарында корпоративлар үткәрмәскә өнди. “Эш урынында саклану чараларын күрү җәһәтеннән кайбер хезмәткәрләр өйдә эшләүгә күчерелде. Бәйрәмнәр вакытында бөтен кеше бергә җыелгач, авыру таралу куркынычы арта. Чир бәйрәмнәрдән өйдәгеләргә – әти-әниләргә, әби-бабайларга кайтырга мөмкин. Моңа юл куймыйча, үзебезгә һәм якыннарыбызга карата җаваплырак булсак иде”, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Бу атнада сырхауханәләрдә гадәти гриппка каршы вакцина ясату дәвам иттерелә. Бик күпләрне коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең кайчан башланачагы кызыксындыра. Тик белгечләр әлегә ул сорауга кистереп җавап бирә алмый. Любовь Авдонина фикеренчә, яңа вируска каршы вакцина турындагы норматив документлар республикага килеп җитмәгән әле, хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X