Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Вәсилә Фәттахованың үлемендә табиблар гаеплеме?

Вәсилә Фәттахова Уфадагы республика хастаханәсендә җан бирде. Якыннары фикеренчә, бу - бала тудырганнан соң өзлегү нәтиҗәсе. Әмма... 27 декабрьдә җырчыга кесарев кисүе ясыйлар. Вәсиләнең көтеп алган кызы иртәрәк - йөклелекнең 23 нче атнасында ук туа һәм авырлыгы 900 грамм гына тәшкил итә. Вәсиләнең сәламәтлеге белән дә проблемалар башлана. Аңа шәһәрнең...

Вәсилә Фәттахова Уфадагы республика хастаханәсендә җан бирде. Якыннары фикеренчә, бу - бала тудырганнан соң өзлегү нәтиҗәсе. Әмма...

27 декабрьдә җырчыга кесарев кисүе ясыйлар. Вәсиләнең көтеп алган кызы иртәрәк - йөклелекнең 23 нче атнасында ук туа һәм авырлыгы 900 грамм гына тәшкил итә. Вәсиләнең сәламәтлеге белән дә проблемалар башлана. Аңа шәһәрнең төрле клиникаларында берничә тапкыр операция ясала, әмма нәтиҗәсез.
- Бала тудыру йортында кесарев кисүе ясаганда аның эчәгесенә зыян китерәләр, ләкин табиблар моңа зур игътибар бирми. Эшкәртеп-чистартып, берничә көн узганнан соң Вәсиләне өенә кайтарып җибәрделәр. Яңа елдан соң ул үзен нык начар хис итә башлады, соңыннан ачыкланганча, эчәге үлекли башлаган булган. Йогышлы авырулар хастаханәсендә операция ясадылар, әмма аның хәле тагы да начарланды. РКБга җибәрделәр, биредә бик күп операция кичерергә туры килде аңа. 22 гыйнварда ул үз аңына килеп, сөйләшә башлады, хәленең яхшыруын әйтте. Тик барысы да юкка булган... - дип сөйли Вәсиләнең якын дусты.
Башкортстан медиклары табиб серенә ишарәләп, бернинди дә комментарий бирми, үлемгә китергән сәбәпләрне атамый. Бары тик Вәсиләнең кызының хәле яхшыруын һәм сәламәтлегә бернәрсә дә янамавын гына хәбәр итә.
Кызганыч, үзе ятим үскән җырчының балалар да әнисез калды...
http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/13128-v

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар Вәсилә Фәттахова