Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Морҗаң төзекме?

Ягу сезоны башландымы - ут бәла-казалары арта икән. Узган елның октябреннән быелның апреленә кадәр булган вакыт аралыгында, әйтик, районда сигез янгын булган. Ут алты корылманы юк итеп, 500 мең сумлык матди зыян сала. Шуның өстәвенә, янгында бер кеше дә пешкән. 2013-2014 елларның көзендә һәм кышын Чирмешәндә - өч, Яңа Элмәледә,...

Ягу сезоны башландымы - ут бәла-казалары арта икән. Узган елның октябреннән быелның апреленә кадәр булган вакыт аралыгында, әйтик, районда сигез янгын булган.

Ут алты корылманы юк итеп, 500 мең сумлык матди зыян сала. Шуның өстәвенә, янгында бер кеше дә пешкән.
2013-2014 елларның көзендә һәм кышын Чирмешәндә - өч, Яңа Элмәледә, Кече Чегодайда, Туймәттә, Девичья Поляна, Күтәмә авылларында берәр янгын теркәлде. Төп сәбәпләр һаман да шул электр җиһазларын эшләтү кагыйдәләрен бозу, мич, морҗаларның төзек булмавы һәм тәмәке тартканда саксыз эш итү.
-Шәхси хуҗалыкларда да, оешмаларда да көзен мичләрне кабызыр алдыннан, аларны тикшерсеннәр иде. Өй, мунча морҗаларының ярылган урыннарын сылап, агартып куярга кирәк. Электр җиһазларын - барысын да бер розеткадан кабызырга түгел: үткәргечләр көчәнешне күтәрә алмыйча, алардан ут чыгарга мөмкин,- ди район янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожары