Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кәнфит ашап агуланган

Балалар бакчасына йөрүче җиде яшьлек бала һич уйламаганда дәваханәгә эләккән.

Санкт-Петербургтагы балалар бакчасының берсенә йөрүче бала һич уйламаган хәлгә юлыккан. Җиде яшьлек кыз балалар бакчасыннан алып кайткан кәнфитне ашагач, дәваханәгә эләгә. Табиблар баланың наркотик матдә белән агулануын ачыклый.

Бу хәл 13 апрельдә булган. Кызны балалар бакчасында кәнфит белән сыйлыйлар, аны бала кич өйгә кайткач кына ашап куя, шуннан соң үзен начар хис итә башлый. Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар, табиблар аның метадон наркотигы белән агулануын диагностикалый.

Кыз профилактик исәптә тормаган тулы гаиләдә яши, дип билгеләп үтелә.
Балалар мондый көтелмәгән хәлгә төшмәсен, аларның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен әти-әниләргә дә бик уяу булырга кирәк. Аларга кыз һәм улларына кечкенә чакларыннан ук чит кешеләр кулыннан әйбер алырга ярамавы турында аңлатырга кирәк.

Чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X