Район үзәгендә кайбер сәүдә нокталары янында йөрү дә куркыныч.
Кар көртләре тәрәзәләрне, кайбер урыннарда стеналарны каплап, хәтта түбәләргә кадәр җиткән. Ишек төпләре бозлы. Район үзәгендә эш итүче шәхси эшмәкәрләр, зур сәүдә үзәкләре хуҗаларын матурлык та, куркынычсызлык мәсьәләләре дә кызыксындырмый, бугай.
Дөрес, кайбер намуслы эшмәкәрләр карны әледән-әле чистартып, ишек төбен боздан арындырып торалар.
-Сүз дә юк, быел кар күп яуды. Әмма биналар, шул исәптән сәүдә нокталары тирәсе дә вакытында чистартылырга тиеш, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – Бу биналарны арендалаучыларга да кагыла. Әгәр тиешле чара күрелмәсә, гаеплеләрне штрафлар көтә.
Нет комментариев