Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә белгечләргә ихтыяҗ зур

Яшьләр ник авылда калмый? Элек әлеге сорауга: “Чөнки авылда эш урыннары юк”, дип җавап бирәләр иде. Бүген район үзәгендә дә, авылларда да белгечләргә ихтыяҗ зур, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк. Район оешмаларында кайсы өлкәдә кадрлар җитми? Бүген шул хакта сораштык.

Светлана Галәветдинова (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты): - Авыл хуҗалыгында агрономнар, инженерлар, орлыкландыручы, зоотехник җитми. Шулай ук хисапчы, ветеринария табибы, баш механик кебек белгечләргә дә ихтыяҗ бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә механизаторларга да эш җитәрлек. Кызганыч, яшьләр авыл хуҗалыгына кагылышлы һөнәрләрне сирәк сайлыйлар. Соңгы бер-ике елда безгә нибары ике белгеч кайтты: ветеринария фельдшеры Нурия Хәммәдиева һәм ветеринария табибы Екатерина Нуруллина, алар икесе дә “Ильхан” җәмгыятендә эшлиләр. Яшь белгечләр бер тапкыр бирелә торган пособие дә алдылар. Институт тәмамлаган Екатеринага - 300 мең, Нуриягә 150 мең сум түләнде. Бер ел дәвамында аларның икесенә дә хезмәт хакына өстәп 7 мең 500 сум акча бирелә. Моның өчен алар авыл җирендә кимендә 3 ел эшләргә тиешләр.

Ольга Маркова (район мәгариф бүлеге җитәкчесе): - Балалар бакчаларына килгәндә кадрлар мәсьәләсендә кытлык юк. Мәктәпләргә исә, математика, физика, биология, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Кайбер укытучыларга, үз сәгатьләреннән тыш, өстәмә эш тә алырга туры килә. Дөрес, максатчан программа буенча укучылар бар, алар кайтыр, дип өметләнәбез.

Наталья Иляева (район мәдәният бүлеге җитәкчесе): - Мәдәният тармагына килгәндә режиссерлар, тавыш операторлары, бию һәм җыр сәнгате белгече, аккомпонементчы кирәк. Балалар сәнгать мәктәбендә пианистка ихтыяҗ бар.

Юлдус Билалов (Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсе начальнигы): - Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсендә берничә вакансия бар. Бүген безгә полиция машина йөртүчеләре, участок уполномоченные, ЮХИДИ инспекторы кирәк. 18 яшьтән, гади һәм кече җитәкчеләр составы вазыйфасында урта гомуми белем белән (11 сыйныф) ; урта җитәкчеләр составы вазыйфасында эш юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белемле һәм өлкән җитәкчеләр составы вазыйфасында эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белемле якташларыбызны эшкә чакырабыз. Бездә эшләргә теләк белдерүче кеше хөкем ителмәгән булырга тиеш.

Лилия Мортазина (район үзәк больницасы баш табибы): - Табиблар җитмәү – гел проблема. Хәзер безнең больницага лор табибы, гинеколог, эндокринолог кирәк, кайбер авылларда фельдшерлар җитми. Табиблар өчен “Авыл табибы”, фельдшерлар өчен “Авыл фельдшеры” программалары да эшли. Алар нигезендә авылга эшкә кайткан белгечләргә аерым бер шартларда шактый күләмдә акча бирелә. 2023 елда бер белгеч – УЗИ табибы әлеге программа буенча безгә эшкә урнашты.

Фәрит Яруллин (135 нче Чирмешән янгын-коткару часте начальнигы): - Машина йөртүчеләр, янгын сүндерүчеләр кирәк, бүген бездә 12 кешегә эш урыны бар. Тик эшкә урнашырга теләүчеләргә аерым таләпләр куела: алар сау-сәламәт  һәм физик яктан нык булырга тиешләр, шулай ук хөкем ителмәгәннәр генә бездә эшкә урнаша ала. Хезмәткәрләребез сменалап эшли, бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял каралган. 25 ел эшләгәннән соң пенсиягә (выслуга буенча) чыгарга мөмкин.

Халык мәшгульлеге үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны бүген 87 кеше тәшкил итә. Эш бирүчеләр 96 хезмәткәргә ихтыяҗ барлыгын белдергән. Араларында хисапчылар, тракторчылар, сатучылар, ветеринария табиблары да бар.

2023 елда үзәккә 406 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 138се – эш эзләүдә ярдәм итү буенча, 109 кеше эшкә урнаштырылган.

- Ике кеше мәшгульлек үзәге аша үз эшләрен ачты. 29 эшсез калган райондашыбыз безнең үзәк аша яңа һөнәр үзләштерде, - ди район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. – Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә эш табуда мөмкинлек булганча ярдәм итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев