Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнең Амур ягында юл билгеләре кирәк

Безнең район үзәгендә кайдадыр юл билгеләре өсте өстенә куелган булса, кайбер бик кирәкле урыннарда алар җитәрлек түгел.

Амур ягында спорт мәйданчыгы, “Ландыш” балалар бакчасы һәм икенче санлы мәктәп янында юл билгеләре дә, ясалма тигезсезлекләр дә бар анысы. Ләкин элеккеге аэропорт, көньяк микрорайонда яшәүче ата-аналарны Мирсәит Кәбиров һәм Гагарин урамнары чаты борчылу уята.

-Чирмешән-Шентала юлында машиналар бер туктап тормый, аеруча иртәнге сәгатьтә автомобильләргә ягулык салырга баручылар күп була, - диде район газетасы редакцияне шалтыраткан бер әни. – Тиздән уку елы башлана, балаларыбыз биредә юл аша чыгып йөриләр, чөнки тротуар икенче якта. Монда җәяүлеләр өчен дә юл юк, махсус билгеләр дә куелмаган. Автомобильләр дә югары тизлек белән килә. ЮХИДИ инспекторлары шул урынга игътибар итеп, тиешле чаралар күрсеннәр иде.

Әлеге проблеманы без район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкуровка да җиткердек һәм ул түбәндәгечә җавап бирде:

-Шундый мөрәҗәгать булгач, без бу юл участогын барып тикшерәчәкбез, әгәр чыннан да монда юл билгеләре, җәяүлеләр өчен юл, өстәмә кисәтү юл билгеләре куярга нигез бар, алар кирәк дип тапсак, юлчыларга күрсәтмә - предписание бирәчәкбез һәм алар тиешлесен эшләячәкләр, - диде Рәмис Расих улы.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев