Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән оешмаларына тикшерүчеләр килә

Ут бәла-казасы чыкса, хезмәткәрләр нишлисен беләме, аны ничек сүндерергә? Ут сүндергечләр (огнетушительләр) гамәлгә яраклымы? Янгын күзәтчелеге хезмәтенең район бүлеге белгечләре кайбер оешма, учреждениеләрне шул яктан да тикшерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүне алдан билгеләнгән график буенча үткәрәләр. -Хуҗалык итү үзенчәлегенә карап, оешма, учреждениеләргә таләпләр төрлечә. Әмма уттан саклану кагыйдәләре, нигездә,...

Ут бәла-казасы чыкса, хезмәткәрләр нишлисен беләме, аны ничек сүндерергә? Ут сүндергечләр (огнетушительләр) гамәлгә яраклымы? Янгын күзәтчелеге хезмәтенең район бүлеге белгечләре кайбер оешма, учреждениеләрне шул яктан да тикшерә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүне алдан билгеләнгән график буенча үткәрәләр.
-Хуҗалык итү үзенчәлегенә карап, оешма, учреждениеләргә таләпләр төрлечә. Әмма уттан саклану кагыйдәләре, нигездә, күпчелек өчен бер инде ул,- ди янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Фәрит Яруллин. - Иң мөһиме - ут сүндерү җайланмалары төзек булсын һәм кирәк вакытта аларны ансат кына алып кулланырлык урында торсын. Янгын очрагында хезмәткәрләр аптырап калмасын өчен оешмаларда инструкцияләр булу зарур. Алар болай гына, күз буяу өчен эшләнми, инструкцияне хезмәткәрләр белергә тиеш. Янгынга каршы сигнализация, эвакуация планы, керү-чыгу юлларының ачык булуы да - җитди таләпләр.
Әгәр шушы һәм башка кагыйдәләр үтәлмәсә, вазыфаи һәм җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартылачак. Дөрес, надзорчылар тиктомалдан килми. Алар план буенча тикшереләсе оешма, учреждение җитәкчелеген кимендә өч көн алдан кисәтеп куя. Планлы тикшерүнең графигы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча бүлеге һәм Татарстан прокуратурасының рәсми сайтларында да урнаштырылган.
Ә инде элек янгын куркынычсызлыгын үтәмәүгә бәйле булган кисәтүләрне, җитешсезлекләрне төзәтмәгән оешмалар белән "штрафлар теле"ндә сөйләшмәкчеләр. "Торак" операциясе кысаларында исә, янгын сагында торучылар шәхси йортларга да керәчәк. Бу, нигездә, янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату, киңәш-табыш итү белән чикләнә. Дөрес, монда да тиешле кагыйдәләрне тупас бозучы хуҗаларны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожары