«Бер генә йотым...Бер генә тамчы ...» Филсинәне шул көнгә калыр дип бер ун ел элек берәрсе әйтсә, тирә-юньдәгеләр, син исәрләндеңме әллә, дип, шундук үзеңне гаепләп калдырырлар иде. Юкка гына, ничек алай булырга мөмкин, дип әйтергә кушмыйлар шул...
Кайчан шулай яшел елан сазлыгына кереп батты соң бу Филсинә? Берәү дә анык...
«Бер генә йотым...Бер генә тамчы ...» Филсинәне шул көнгә калыр дип бер ун ел элек берәрсе әйтсә, тирә-юньдәгеләр, син исәрләндеңме әллә, дип, шундук үзеңне гаепләп калдырырлар иде. Юкка гына, ничек алай булырга мөмкин, дип әйтергә кушмыйлар шул...
Кайчан шулай яшел елан сазлыгына кереп батты соң бу Филсинә? Берәү дә анык кына әйтә алмый. Бәлки бәйрәмнәрдә әз-мәз капкалап күнегелгәндер, әлеге яман гадәткә ияләшелгәндер, кем белә. Ә бит кайчан гына башын ташлап эчкән кешеләргә чиркану, кызгану хисләре белән карый иде. Ә бүген үзе шул адәми затлар урынында. Әйтерсең аны язмыш нәкъ менә шушы юл белән сынамак булган.
Филсинә яшь чагыннан бик үткен, чая булды. Нәрсәгә тотынса, шуны булдырды: җыр дисәң - җырга, бию дисәң, биюгә оста иде. Үзенә тиң яр итеп тә авылның менә дигән егетен сайлады. Гаиләләренә сокланып та, көнләшеп тә караучылар байтак булды. Икесенең дә тырыш хезмәтен җитәкчелек гел бәяләп килде. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбия кылдылар. Матур гына туйлар итеп олы тормыш юлына аяк бастырдылар.
Балалар очып үз оясын коргач, олы иркен өйләре бушап, моңсуланып калды. Филсинә дә, ире дә лаеклы ялга чыккач, каңгырап, көнне үткәрә алмый азапланып беттеләр. Менә шунда өстәлгә еш кына «озынборын» менеп кунаклый башлады. Ничектер күңел дә күтәрелеп китә, вакытны да сизмисең... Аш астына, берне генә, дип күтәрелгән чәркәләр тула торды, бушый торды. Сазлыкның корыч ятьмәләре икесен дә үз кочагына суыра барды. Санаулы гына пенсия акчасы да җитми башлады. Өйдәге әйберләр хәмер тәкъдим итүчеләр кулына шуа бирде. Чират аек чакта үлемтеккә булыр дип әзерләп куйган кәфенлеккә кадәр барып җитте. Монысын инде аракыга алыштырырга берәү дә батырчылык итмәде.
Бары югары оч Сәхия генә кәфенлек тотып идән уртасында ауный-ауный аракы даулаган Филсинәнең теләгенә каршы килә алмады. Филсинә шешәне кулга төшерүгә, ике атна суга тилмергән адәмдәй йотлыгып-йотлыгып эчә башлады. Аннан, калганын халат кесәсенә салып, исерек ире янына өенә юл алды.
Ап-ак карга күмелеп, тын гына йокымсырап утырган төнге авыл урамын шарт-шорт килгән шомлы аваз уятып җибәрде. Әлеге тавышка аптырап, урамга йөгереп чыккан күрше-күлән Филсинәләрнең ялкын камап алган йортларына якын да килә алмады. Әйтерсең Тәңребез соңгы чикне узып, кәфенлеген яшел еланга алыштырган кара җаннарга бу якты дөньяда урын юклыгын искәртергә тели иде.
Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай шәһәре.
---
Шәһри Казан
№ --- | 08.12.2017
Нет комментариев