9 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Бер генә йотым...Бер генә тамчы бирсәнә» – Филсинәне шул көнгә калыр дип кем уйлаган
«Бер генә йотым...Бер генә тамчы ...» Филсинәне шул көнгә калыр дип бер ун ел элек берәрсе әйтсә, тирә-юньдәгеләр, син исәрләндеңме әллә, дип, шундук үзеңне гаепләп калдырырлар иде. Юкка гына, ничек алай булырга мөмкин, дип әйтергә кушмыйлар шул... Кайчан шулай яшел елан сазлыгына кереп батты соң бу Филсинә? Берәү дә анык...
-
Кыз бала табам дия-дия 13 малай алып кайткан
Бразилиядә яшәүче фермер Иренеу Круз һәм аның хатыны Джукселейда Сильва беренче сабыйларын көткәндә ире - малайларына, ә хатыны кызларына исем бирәчәк дип сүз куешканнар. Бу хакта "Кызыл таң" газетасы яза. Өйләнешкәннәренә менә инде 20 ел үткән, ә хатынының әле бер тапкыр да баласына исем кушканы юк, чөнки аларның 13 малайлары...
-
Ренат Ибраһимов: «Дин юлына баскач, бөтен дөньям яхшы якка үзгәрде»
Күптән түгел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан, баритон тавышлы җырчы күптән түгел генә туган шәһәрендә кунак булып китте. Әңгәмә вакытында сигез бала атасы үзенең намазга басуы, иҗаты һәм «Пусть говорят» тапшыруында катнашуы хакында сөйләде. - Ренат әфәнде, Казан сезнең күңелегездә...
-
9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне узды
Соңгы вакытларда илдә зур-зур түрәләрне дә ришвәтчелектә гаепләп кулга алалар, җәза бирәләр, бу золымны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрәләр. Шулай да коррупциячел гамәлләр әледән-әле ачыклана тора. Моны булдырмау өчен нәрсәләр эшләү зарур дип саныйсыз? Флера Рәхимҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары: - Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек мәктәптән башланырга тиеш....
-
Ивашкинода район газетасын укучылар саны арта
Ивашкино элемтә бүлекчәсе хат ташучысы Людмила Гаврилова бүген 96 йортка "Безнең Чирмешән"-"Наш Черемшан" газетасын тарата. Яңа елдан хат ташучы район газетасын Нина Романовага да китерә башлый. Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова ветеранга район газетасына заказ оформить иткән. -Нина Николаевна озак еллар колхозда эшләп ялга чыккан. Ул элегә кадәр...
-
Интернет аша телефон урынына сабын алган
Чаллының Эчке эшләр идарәсендә караклыкның яңа атамасын - дистанцион караклык терминын керткәннәр. Ул кәрәзле элемтә һәм интернет чараларын куллану белән аерылып тора. 11 ай эчендә генә Чаллыда 716 җинаятьнең 491 е шундыйлардан. Аларның күбесе - 198 очрак - мобиль элемтә чараларын кулланып башкарылган сату-алу вакытында банк картасы турындагы мәгълүматларны үзләштерү....