Әккәрәй авылы балалары театрлар фестивалендә җиңүләргә ия булды.
Казанның Габдулла Кариев исемендәге дәүләт яшь тамашачы театрында балалар һәм яшүсмерләр театрларының “Сәяр” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу чарада әккәрәйлеләр дә катнашты: “Аленушка” балалар бакчасы (театр коллективы җитәкчесе Наталья Аютова) “Халык гореф-гадәтләрен саклаган өчен” номинациясендә җиңүче булып танылды. Мәктәпнең Елена Макарова җитәкчелегендәге коллективы исә, үз яшьтәшләре арасында икенче урында. Яшь артистлар - дипломнар һәм акчалата бүләк ияләре.
Нет комментариев