Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Клуб идәненә тузан кунмасын

2014 елны Россиядә Мәдәният елы дип игълан иттеләр. Шул уңайдан без дә ерак булмаган тарихка тукталып, авылда төрле елларда, "культура-агарту эше" алып барган авылдашларыбызны барлап чыктык. Андыйлар шактый җыела икән. Беркөнне шушы хезмәттәшләребезне, чәй табыны көйләп, кунакка да чакырдык. Ял итсеннәр, аралашсыннар, узганнарны искә алып сөйләшеп утырсыннар дип. "Кайтып киләм...

2014 елны Россиядә Мәдәният елы дип игълан иттеләр. Шул уңайдан без дә ерак булмаган тарихка тукталып, авылда төрле елларда, "культура-агарту эше" алып барган авылдашларыбызны барлап чыктык.

Андыйлар шактый җыела икән. Беркөнне шушы хезмәттәшләребезне, чәй табыны көйләп, кунакка да чакырдык. Ял итсеннәр, аралашсыннар, узганнарны искә алып сөйләшеп утырсыннар дип.
"Кайтып киләм әле яшьлегемә..." дигән әлеге кичәдә элеккеге мәдәният хезмәткәрләре клуб эшчәнлеге белән бәйле хатирәләрен яңарттылар. Авылга концерт куярга килгән зур артистлар, җырчылар белән бәйле кызыклы хәлләр дә булгалаган. "Көйне таны" уенында кунаклар шуларны уен-көлке белән искә алып сөйләде. Аннан Рәсим Әлмиев кулына гармун алып, безнең дә яшь чагыбыздагы көйләрне сузып җибәрде. Хәтта "подгорный"ларга да чират җитте.
-Безнең авылда аны уртага чыгып "тибәләр" иде. Яшьләр күплектән, клубта тузан күтәрелә... Идәнгә бер-ике чиләк су кертеп сибәләр дә, кызлар-егетләр уенны янә дәвам итә,-дип үткәннәрне искә алды мәдәният йортыбызның китапханәчесе Рәбыйга Фатыйхова.
Мәдәният йортында эшләгән кеше үзе артист, биюче, җырчы, башлап йөрүче, оештыручы булырга тиеш. Кичәгә чакырылган кунаклар да сәнгать тирәсендә "сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел". Әнә, Фәризә апа Галәветдинова - пенсионер-укытучы "Мәтрүшкәләр" не ничек матур итеп җырлады. Авыл клубында эшләп чыккан Ринат абый Әхмәтвәлиев "Парлы чыршыларны" оста башкара. Ул аның "коронный" җыры. Мөгаззәмә апа Мисбахова Нәби Дәүлинең "Бәхет турында" шигырен сөйләп, табындагыларның күзләрен яшьләндерде.
-Хәзер мәдәният йортлары бик матур, җылы. Без эшләгәндә андый клублар юк иде,- диде авылдашыбыз Марсель абый Фатыйхов.
- Рәхмәт чакыруыгызга, чынлап та яшьлеккә кайтып килгәндәй булдык.
Авыл, яшьләр тормышын җанлы, кызык итү мәдәният хезмәткәрләреннән дә тора. Ул бүген дә, элек тә - кунакка чакырылган апа-абыйлар заманында да шулай булган. Үз вакытында шушы изге миссияне үтәгән ветераннарыбызны олылау өчен мәдәният елы менә дигән форсат. Ә без, бүгенге мәдәният хезмәткәрләре, алар кебек, авыл клубына - мәдәният учагы янына халыкны күбрәк җыярга бурычлыбыз.
Лилия Хөснуллина,
Югары Кәминкә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан