3 апрель 2014 яңалыклары
-
“Иң сөйкемле бала“ конкурсы дәвам итә
"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Иң сөйкемле бала" фотоконкурсы дәвам итә. Егоров Егор Денисович, 3 ай, Чирмешән. Дана (11 яшь), Данис (6 яшь), Даян (1 ай) Магдановлар. Чирмешән. Адел Гыймранов, 7 яшь. Чирмешән. Ранэль (4 яшь), Залина (1 яшь) Газимовлар. Чирмешән.
-
Клуб идәненә тузан кунмасын
2014 елны Россиядә Мәдәният елы дип игълан иттеләр. Шул уңайдан без дә ерак булмаган тарихка тукталып, авылда төрле елларда, "культура-агарту эше" алып барган авылдашларыбызны барлап чыктык. Андыйлар шактый җыела икән. Беркөнне шушы хезмәттәшләребезне, чәй табыны көйләп, кунакка да чакырдык. Ял итсеннәр, аралашсыннар, узганнарны искә алып сөйләшеп утырсыннар дип. "Кайтып киләм...
-
Искәндәр дус эреләнмәде
Күптән түгел хезмәттәшебез, бергә гомер иткән чордашыбыз - Искәндәр Хафиз улы Җиһаншинны соңгы юлга озаттык. Мин аның белән 30 елдан артык күрешеп, аралашып яшәдем. Чирмешән шәһәр түгел, кемнең ничек яшәве, тормышы барысының да диярлек күз алдында. Әмир авылында туып үскән Искәндәр дусның бик яхшы ягы бар иде - ул гомере...
-
Ишек ачып ябучылар кирәкми
Район җитәкчесе Наил Зарипов авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә эшләүчеләрне аерым киңәшмәгә чакырып, үз вазифаларын начар башкаручыларны "утлы табага бастырды". -Районда мәдәният йортларына капиталь ремонт ясала, яңалары төзелә. Алар буш торырга тиеш түгел, - диде район башлыгы. -Дөрес, зур булмаган хезмәт хакына да фанатларча эшләүчеләр бар, аларны кызыксындыру чараларын күрергә...