Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең “Умырзая” ансамбле “Этномириада” фестиваленнан Гран – при белән кайткан

Район мәдәният йортының “Умырзая” татар халык ансамбле (җитәкчесе - Рәхилә Шакирова) «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестиваленнан Гран –при иясе булып кайтты.

Казан мәдәният институтында әлеге бәйге төрле номинацияләрдә уза. Безнекеләр фольклор коллективлары белән көч сынашканнар, “Кичке уен” күренешен тәкъдим иткәннәр. Сиксәңгә якын ансамбль арасында “Умырзая”ның чыгышы жюриның иң югары бәясенә лаек булган.

Ансамбль төрле яшьтәге, төрле оешмаларда хезмәт куючы, җыр-моң сөюче 17 кешене берләштерә. Алар республика күләмендә узучы бәйгеләрдә еш җиңү яулыйлар, халыкара конкурсларда да танылып киләләр. Уңышларында аеруча концертмейстер, баянчы Илһам Мортазинның да өлеше зур. Эше күренмичәрәк, күпчелек пәрдә артында калучы, оста, талантлы музыкант ансамбль башкарган җырларны тагын да моңлырак, көйлерәк итә.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев