Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең иң культурный балалары “Әкият”кә бара

Районда «Иң яхшы мәдәни көндәлек» («Лучший культурный дневник школьника») бәйгесе һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» («Самый культурный родитель») номинациясе җиңүчеләре мәгълүм. Аларны Казандагы “Әкият” курчак театрына дәшәләр.

Әлеге конкурс «Укучының мәдәни көндәлеге» («Культурный дневник школьника») республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үтте. Аның шартлары буенча, 1-4 сыйныф укучылары ел дәвамында музей, театр, концерт залларына һәм башка мәдәни чараларга барып, анда алган хис-кичерешләрен көндәлекләренә язып, фотосурәтләр куеп тутырырга тиеш иде. Инде дүртенче ел әлеге бәйгене оештыручыларның максаты - балаларда сәнгатькә мәхәббәт уяту, аларга республикабызның тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү. Безнең районнан быел мәдәни көндәлекләр бәйгесендә 816 бала катнашкан. Махсус комиссия эшләрне район үзәк китапханәсенә җыеп, тикшереп, җиңүчеләрне дә билгеләде.

1нче сыйныфлар арасында Әккәрәйдән Костя Федоровның көндәлеге иң эчтәлеклесе, иң бае дип танылган.

-Улыбыз шигырьләр сөйләргә оста. Төрле мәдәни чараларда актив катнаша, авылдагы китапханәгә еш йөри. Чирмешәндәге туган як тарихы музеен да күреп кайттылар. Әтисе МЧСта эшли, аның эш урынында экскурсиядә булдылар. Әлмәттәге паркны, Алабугада “Чертово городище” карап кайттык. Ул сәяхәтләрне барысын да көндәлеккә теркәп бардык, – ди җиңүченең әнисе Людмила Васильевна.

2нче сыйныфлар арасында Чирмешән лицееннан Илнур Ганеев җиңү яулады. Аның әнисе Гөлүзә һәм Илдус Ганеевлар - “Иң мәдәниятле ата-ана” номинациясендә дә җиңүчеләр. 3нче сыйныфлар арасында Чирмешән лицееннан Язилә Мөхәммәтшинаның, 4нчеләрдән 1нче Чирмешән мәктәбеннән Әмир Фәтхетдиновның көндәлекләре иң яхшылар. Комиссия алардан кала бәйгедә актив катнашкан тагын 20 укучыны да билгеләгән.

Мәдәни көндәлек бәйгесенең райондагы йомгаклау чарасы 22 май көнне район үзәк китапханәсенә узачак, ә җиңүчеләрне 28 майда Казанда “Әкият” курчак театрында узачак бүләкләү тантанасына дәшкәннәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев