Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр Лев Толстой китапларын яратып укыйлар

2018нче ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Быел 9 сентябрьдә аның тууына 190 ел була. Язучы 1841нче елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән Казанга килгән, 1847нче елда киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар әле саклана. Район үзәк китапханәсенең уку залында бөек язучының иҗатына, тормышына багышланган...

2018нче ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Быел 9 сентябрьдә аның тууына 190 ел була.


Язучы 1841нче елда 13 яшендә абыйлары һәм апасы белән Казанга килгән, 1847нче елда киткән. Биредә аның исеме белән бәйле истәлекле урыннар әле саклана.

Район үзәк китапханәсенең уку залында бөек язучының иҗатына, тормышына багышланган "Лев Толстой - тулы бер дөнья" исемле күргәзмә эшли башлаган, монда аның әсәрләре дә урын алган.

-Узган елны Лев Толстойның "Анна Каренина" романы буенче төшерелгән яңа кино экраннарга чыкты. Шуннан соң әлеге китапны, бездән алып, байтак кеше кабат укып чыкты,-ди китапханәче Маргарита Игнатьева. - Мәктәп укучылары "Война и мир" романын еш сорыйлар. Лев Николаевичның башка әсәрләрен дә укыйлар.

Китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында язучыга багышланган кичә оештырганнар. Биредә яшәүчеләрне Лев Толстой иҗаты белән таныштырганнар, китапларын укырга калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Татарстан лев толстой китаплар