Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр “Халкым минем” фестивалендә җиңү яулаганнар

Самара өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында узган "Халкым минем" фестиваленнан якташларыбыз: Чирмешән егете Айнур Галләмов һәм Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры Гөлгенә Әлмиева беренче дәрәҗә Дипломнар белән кайтканнар. Түбән Кәминкәдән Данияр Гарифуллин һәм Кара Чишмәдән Зөфәр Сәлимов, Утыз Имәннән Хәлил Гыйльманов икенче урын ияләре. -Сигезенче тапкыр үткәрелүче бу фестиваль...

Самара өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында узган "Халкым минем" фестиваленнан якташларыбыз: Чирмешән егете Айнур Галләмов һәм Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры Гөлгенә Әлмиева беренче дәрәҗә Дипломнар белән кайтканнар.

Түбән Кәминкәдән Данияр Гарифуллин һәм Кара Чишмәдән Зөфәр Сәлимов, Утыз Имәннән Хәлил Гыйльманов икенче урын ияләре.
-Сигезенче тапкыр үткәрелүче бу фестиваль быел Габдулла Тукайның 130 еллыгына һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган иде, - ди район мәдәният йорты хезмәткәре Рушания Шакирова.- Бу чарада Оренбург, Самара өлкәләреннән һәм Татарстаннан иҗат коллективлары чыгыш ясады. Барлыгы 80 концерт номеры тәкъдим ителде. Безнең районнан 13 кеше үз сәләтләрен күрсәтте. Биш призлы урын яуладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Халкым минем фестиваль