Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә яшәүче гаилә музейга бүләк ясады

Чирмешәндә яшәүче Мөхәммәтшиннар гаиләсе туган як тарихы музеена шактый экспонатлар – көнкүреш техникасы бүләк итте.

Туган як тарихы музеенда төбәгебез тарихын чагылдырган күп мәгълүмат тупланган. Музей фонды да елдан-ел артып тора.

Биредә даими рәвештә “Музейга экспонат бүләк ит!” акциясе уза. Ләкин якташларыбыз әлеге чараны көтеп тормыйлар, бирегә экспонатларны ел дәвамында алып киләләр.

-Әлеге әйберләрнең күпчелеге әле бүген дә эшли, - ди Радик Мөхәммәтшин. – Әйтик, менә бу төсле “Рекорд” телевизорын әти белән әни 36 ел элек, гаилә коргач, алганнар. Видеомагнитофон белән DVD-плеерны да куллана аласыз, икесе дә эшли. “Серенада-306”  радиоласы 1984 нче елны җитештерелгән. Мин аны Казандагы бер базардан 50 сумга сатып алып кайткан идем. Апабыз бүләк иткән тегү машинкасы да бушка гына тора, аңарда эшләүче юк. Музейга килүчеләр элеккеге көнкүреш приборларын да күреп китсеннәр.

Музей директоры Лилия Селезнева гаиләсе өчен истәлекле әйберләрен кызганмыйча музейга тапшырган якташыбызга рәхмәтен әйтте һәм әлеге экспонатларның күптән түгел генә музейда оештырылган ретро-бүлмәдә урын алачакларын әйтте.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев