Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә яңа ансамбль оешты

"Көзге моң" район авылларында да концерт күрсәтергә җыена. Яңа ансамбльдә элек сәхнә тоткан, район оешмаларында хезмәт куйган пенсионер апалар чыгыш ясый. -Чирмешәндә "Ветеран" рус ансамбле бар, инде татар ансамбле дә оештырдык. Инициатива күрсәтүчеләр - сәхнә ветераннары. Иң беренче тапкыр 19 октябрьдә җыелдык, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рушания Шакирова. -Коллективта 15...

"Көзге моң" район авылларында да концерт күрсәтергә җыена. Яңа ансамбльдә элек сәхнә тоткан, район оешмаларында хезмәт куйган пенсионер апалар чыгыш ясый.

-Чирмешәндә "Ветеран" рус ансамбле бар, инде татар ансамбле дә оештырдык. Инициатива күрсәтүчеләр - сәхнә ветераннары. Иң беренче тапкыр 19 октябрьдә җыелдык, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рушания Шакирова. -Коллективта 15 кеше, Бәркәтә, Лашман авылларыннан да килеп йөрүчеләр бар. Теләүчеләргә ишек­ләр әле дә ачык.
"Көзге моң" ансамбле иң әүвәл Әниләр бәйрәмендә сәхнәгә чыккан. Инвалид­лар декадасында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр алдында чыгыш ясаганнар.
Коллектив киләчәккә зур планнар кора, якын араларда мөнәҗәтләр белән Лашман һәм Чирмешән авыллары мәчетләренә барырга ниятләп торалар. Үзләренә аерым концерт та әзерлиләр, аны январь-февраль ай­ларында район авыллары халкына да тәкъдим итәргә ниятләре бар.
Аларның һәм әбиләрнең республикада оештырылучы конкурсларда, татар фольклоры, "Балкыш" фестивальләрендә дә катнашырга исәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ансамбль Көзге моң