Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"Мисс Татарстан" - 2018 титулына Камилә Хөсәенова ия булды

Казан кызы Камиләгә 19 яшь. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы тәмамланды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды. Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел...

Казан кызы Камиләгә 19 яшь.


(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX нче юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Бу минутларда Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы тәмамланды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды.

Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 2017 елда "Мисс академия" булып табылган.

Татарстан гүзәле Камилә Хөсәенованың буе 177см, гәүдә параметры 82-61-92гә тигез.

"Мисс Казан" булып 19 яшьлек Казан кызы Гүзәл Мусина танылды.

Казан кызы Полина Горюнова "Беренче вице мисс Татарстан" титулына ия".

"Икенче вице-мисс" исемен Казан кызы Рушания Шәрифулина алды.

Чаллы кызы 18 яшьлек Аделина Миңнеханова "Соклангыч Татарстан гүзәле" исеменә лаек булды.

фото tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined