Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2018 елда җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. (Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. Бүләкләү чарасының концерт залында узуы очраклы түгел - тантана дәвамында...

2018 елда җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган.

Бүләкләү чарасының концерт залында узуы очраклы түгел - тантана дәвамында Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге "Яңа музыка" камера оркестры сәхнәдә булды. Анна Гөлишәмбәрова үзе дә 2014 елда Ел хатын-кызы исеменә лаек булды. Иң беренче булып "Хатын-кыз - ана" титулы ияләрен бүләкләделәр. Әлеге исемгә дүрт герой-ана лаек булды, ә кайберләренең гаиләләрендә 11 бала тәрбияләнә. Бу номинация җиңүчеләрен тәбрикләргә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыкты. Һәр ханымны кочаклап, аналарга "мәңгелек рәхмәт" сүзләре җиткерде.

"Бәхет җиңел бирелми. Ул хезмәт, түземлелек, бер-береңә мәхәббәт. Әлеге сыйфатлар белән гомер буе яшәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстанның беренче Президенты. Ул Татарстан ир-атларына хатын-кызлардан сабырлыкка өйрәнергә һәм алар белән тигезләшергә кирәк, дип тә өстәде.

Бүләкләү алдыннан тамашачылар каршында Яр Чаллы шәһәренән Авляровларның гаилә ансамбле чыгыш ясады. 10 бертуган төрле музыка уен коралларында уйнады, аларның барысын да музыкага әниләре, дүрт җиңүченең берсе, Нодира Авлярова өйрәткән. Аңа мөрәҗәгать итеп, Минтимер Шәймиев балаларның талантлары белән һәм әни кешенең сабырлыгы белән соклануын белдерде. "Мин үзем гаиләдә унынчы бала, әмма 60 яшькә җитмичә барыбер гармунда уйнарга өйрәнә алмадым" - дип шаяртты ул.

"Хәзерге вакытта хатын-кызга иҗатта да, профессиональ өлкәдә дә үз максталарына ирешергә барлык мөмкинлекләр дә бар", - дип билгеләп үтте Татарстан профсоюзлар Федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова. Ул "Минем һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә җиңгән Татарстанның төрле район шәһәрләреннән килгән ханымнарны бүләкләде.

Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекология бүлеге баш табибы урынбасары Илмира Галимова "Хатын-кыз - ел үрнәге" булып табылды. Нәкъ перинаталь үзәктә 700 дән артык бала дөньяга килә. "Сәхнәгә күтәрелгәндә көчле дулкынлану тойдым. Хезмәтеңә шундый бәя бирүләре дулкынландыра. Безнең республикада лаеклы хатын-кызлар бик күп, шуңа күрә бәйгедә җиңү минем өчен көтелмәгән булды", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Илмира Галимова үзенең гаиләсендә дә кечкенә бала үскәнен, әмма үз ярдәме белән дөньяга килгән барлык балаларны да үзенеке дип санаганын әйтте. Табиб практикасында ничә бала туганын ул санамаган.

Төрле номинацияләр билгеләнде, ә лаеклы җиңүчеләр бүләкләнү өчен сәхнәгә чакырылды. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рух" номинациясендә Аида Гарифуллина, Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгатуллина бүләкләнде. Ә аларны котлап укучылары җыр башкарды.

Музыкаль композицияләр бик күп яңгырады. "Яңа музыка" камера оркестры белән Татарстанның ир-атлар камера хоры, "Тюрквидение" лауреаты Айдар Сөләйманов һәм башкалар чыгыш ясады.

Конкурс җиңүчеләренә һәм катнашучыларга сюрприз - танылган Россия актеры Михаил Пореченковтан котлау булды. Һәркемгә дә бәхет һәм сәламәтлек теләп "бүген бу залга Татарстанның иң гүзәл хатын-кызлары җыелганын" билгеләп үтте.

Конкурс ахырында ир-атларны бүләкләделәр. "Ир-ат - лидер" һәм "Ир-ат - күркәм йөрәк" номинациясе җиңүчеләрен "Татарстан хатын-кызлары" Иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева тәбрикләде. "Лидер" булып табылган Казан җитәкчесен һәм хәйрияче Рөстәм Рамазановны, һәм "Күркәм йөрәк" номинациясе җиңүчеләре, Чирмешән районыннан бертуган Әгъләмовларны тәкъдим иткәндә, әлеге елның җиңүчеләрен юбилярлар дип атады. Чөнки, хатын-кызлар конкурсында ир-ат номинацияләре иртәрәк, 1998 елда барлыкка килә һәм быел 20 нче җиңүчеләр ачыкланды.

"Җитәкченең кешеләргә игътибарлы булы бик мөһим" - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева бүләкләр тапшырганда. Шулай ук, "быелгы конкурста бик күп яшьләр катнаша, алар әле иҗат һәм профессиональ карьераларын башлап кына киләләр, димәк без алдагы елларның күп җиңүчеләрен күрдек", - дип әйтте.

Конкурсның оештыручысы һәм инициаторы - "Татарстан хатын-кызлары" төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шулай ук, Татарстанның профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм республикада кеше хокуклары буенча Вәкил конкурсның партнерлары. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

Фото: Расих Фасхутдинов

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/05/159239/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined