Туймәт җирлеге башлыгы җырлап та авылны данлый
Ул үз урынындагы җитәкче. Туймәтлеләр бүгенге җирлек башлыгыннан, гомумән, уңды - Айдар Бәхтияр улы Кәримов иң элек бөтен эштә үзе яхшы үрнәк күрсәтә. Уңган кеше. Инандыра да белә. Авыл җирлеге Советының бөтен эштә эше бар - ул барысы өчен дә җаваплы: бала туса, кеше үлсә дә, яңа йорт төзелсә, кайдадыр...
Ул үз урынындагы җитәкче. Туймәтлеләр бүгенге җирлек башлыгыннан, гомумән, уңды - Айдар Бәхтияр улы Кәримов иң элек бөтен эштә үзе яхшы үрнәк күрсәтә. Уңган кеше. Инандыра да белә.
Авыл җирлеге Советының бөтен эштә эше бар - ул барысы өчен дә җаваплы: бала туса, кеше үлсә дә, яңа йорт төзелсә, кайдадыр ут сүнсә, су бетсә, көтелмәгән мәшәкатьләр чыкса, бәйрәм җитсә дә шунда киләләр.
Гомумән, авыл җирендә гомер-гомергә кайгы да, шатлык та уртак. Халык бер-берсенә ышанып яши, зур эшләрне күмәк башкара. Җитәкчеләр сүзенә дә колак салалар.
Туймәттә халык бердәм. Күп төзиләр. Чисталык ягыннан бу авыл алдынгылар рәтендә. Монда беркайчан да чиста су проблемасы булганы юк. Чишмәләрне дә карап торалар.
-Быел ничек тә балалар бакчасы бинасында тәрәзәләрне һәм ишекләрне яңартасы иде, - ди җирлек башлыгы. -Безнең тирәдә эш йөртүче нефть оешмалары белән бу хакта сөйләшү булды инде, булышырга ышандырдылар.
Туймәттә социаль объектлар тел-теш тидерерлек түгел үзе. Халыкның тормыш-көнкүреш шартлары да начар димәссең. Әмма монда да күпчелек яшьләр, гаилә коргач, шәһәр ягына тартыла. Ник?
-Яшьләргә иң элек яхшы түләүле эш кирәк, бар да мал карап кына көн күрергә риза түгел. Әлегә без аеруча хатын-кызларга даими эш урыннары тәкъдим итә алмыйбыз, - ди Кәримов.
Бу авылда халыкның төп шөгыле - малчылык. Күмәк хуҗалык бөтенләй таралгач, дистәгә якын гаилә абзарларын киңәйтергә тотына. Маллар да ишәя. Мидхәт Кәримов гаиләсе бүген - 15, Васыйл Мортазиннар - 10, Альберт Фәссаховлар исә 8 баш сыер асрыйлар. 12 гаиләгә бушлай 16 саву аппараты биргәннәр. 2016нчы елда гына да савым сыеры һәм кәҗә асраучылар тулаем 456 мең сум субсидия алганнар. Бу да ярдәм, эшкә стимул.
Былтыр Туймәт авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар 382 тонна сөт саткан, шуның 10 тоннасы диярлек -Айдар Кәримовларныкы. Алар бүген дә көн саен уртача 90-100 килограмм сөтләрен хәзерләүчеләргә тапшыралар. Ай буена акчасы да байтак җыела. Авылда 74 йортта 146 сыер асрыйлар, аларның баш саны кимеми.
Фураж сипсәң, салам да - туклыклы азык
Авыл башлыгы үзе дә малны күп асрый. Билгеле, күп малга азык та күп кирәк, бик күп кирәк. Әнә былтыр Кәримовлар саламны гына да 70 рулон (!) кайтарганнар. Малларга шуны фураж белән иртә-кич бутап биргәч, ул салам да җитмәгән. 33 рулон печән дә "урнашкан". Ашатмасаң, сыер ничек мул сөт бирсен?!
-Кыш дәвамында, УАЗ әрҗәсенә төяп, дүрт тапкыр силос, ике тапкыр сенаж алып кайттык. Бер КамАЗ солы, бер Газ-53 тулы азык катнашмасы, алты тонна бодайның да байтагы терлекләр авызына кергән. Фуражны үзләренең мини-тегермәннәрендә тарттыралар икән.
Айрат Бәхтияр улы белән аларның абзарларын караганда барын да сораштым кебек.
-Моның кадәр малга кайнар су да шактый кирәк? - дим.
-Бу яктан эшне җиңеләйттек, - ди ул. -Көн саен диярлек утын белән мунча ягабыз, кышкы вакытта шунсыз булмый. -Уйлый-уйлый әмәлен таптык, сыерлар абзарына кайнар суны мунчадан тимер торба буенча гына агызабыз, аны насос куа.
-Сыерны саву-мәшәкатьле эш?!.
-Әйе, сигез сыерны кул белән генә саусаң, моңа күп вакыт, күп көч сорала. Ярый әле районнан бушлай саву аппараты бирделәр, ул бик уңган машина, - ди Айдар. -Анысы да ярый, әмма иң авыры кышын. Абзар тирәсен, керү юлларын кар баса, тирес туңа. Безнең бит салам рулоннары өй каршындарак, бакча участогында саклана. Ярый әле малайлар бар, алар ялга кайткач бергәләшеп рулоннарны маллар тирәсенә якынайтабыз, бу эштә әрҗәле УАЗ бик кулай.
Кәримовларның абзарлары иркен икән. Тимер, зур улакларына әллә никадәр ризык сыя, әтиләреннән калган таш келәтләрендәге бөртек саклагычларда тишек-тошык күрмәссең. Ә сыерлары! Алар нәселле, бозауларын да сыер итәләр. Үзләренекен.
Чыгымнарын капларга дәүләт программасы буенча алынган 200 мең сум акча бик ярап куйган.
Башта 23 ел дәвамында милициядә-полициядә хезмәт куйган Айдар Кәримов, гомумән, гомере буе авылдан аерылмаган, мөмкинлек булса да, район үзәгенә күчеп китмәгән. Ул бабасы, әтисе нигезен саклаучы, берсе - 21, икенчесе 20 яшьтә гаилә корган Айдар һәм Сания шунда иркен, яңа йорт та салып куйганнар, инде 25 ел тату гомер кичерәләр, өч бала үстерәләр. 85 яшен тутыручы Әбзүния апа да кадер-хөрмәттә, балаларының хезмәт сөеп яшәүләре аңа да дәрәҗә өсти. Киленнән дә уңган ул. Кайнанасына карата мәрхәмәтле, сабыр кеше Сания. Төп йортта кунак - туган-тумача да үзләрен артык кеше санамыйлар, салкын караш тоймыйлар. Авыл халкы барын да белә, күрә бит ул.
-Без гомер-гомергә ике сыер асрадык, әти 25 ел тирәсе ферма мөдире, зоотехник булып эшләде. Әнигә маллар карашырга апалар, соңрак без - малайлар да булыштык, - ди Айдар Кәримов.
Оста көрәшче сыртка салдырмый
Туймәт - көрәшчеләр авылы. Соңгы ун елда район Сабан туенда нәкъ бу авылда туганнар, чыгышлары белән моннан булган егетләр баш батыр калды. Келәмнәрдә күпләрне сыртына салып, дистәләгән автомашина, тәкә белән бүләкләнгән көрәш остасы - Россия, дөнья чемпионы, Туймәттә беләкләре ныгыган Ильяс Галимов кына да ни тора!
Айдар Бәхтияр улы да сөлге тотып караган кеше. Район Сабан туенда дистә елдан күбрәк батыр калган авылдашы Рәшит Бәдретдинов белән бергә Бөгелмәдә укыганда көрәш түгәрәгендә шөгыльләнү эзсез узмаган, Айдар Кәримов бер елны үз авылларында - Туймәттә Сабантуй батыры булып танылган. Хәзер инде ул республикакүләм ярышларда районның муниципаль хезмәткәрләр командасы составында еш чыгыш ясый.
Сәхнәдә дә алдынгы Туймәт җирлеге башлыгы. "Туган як җәүһәрләре" район фестиваленең быел узганында аны да гала-концертта чыгыш ясарга чакырдылар, алай гынамы, "Вокал" номинациясендә җиңүче дип таптылар. Айдар Бәхтияр улы җирлекара концертларда да үз авыллары үзешчәннәре арасында.
...Айдар Бәхтияр улының бүген дә эше кызу, әмма нәтиҗәле булды. Соңгы көннәрдә иң сөенечлесе - урамнарда, административ биналар каршындагы карт агачларны - тополь һәм талларны кисеп алдылар. Моңа халыктан җыелган үзсалым акчасын кулланганнар. Бу төр салымның былтыр җыелганын урам яктырткычларын яңартуга тотканнар. 73 яңа, энергия саклаучы яктырткыч куйгач, 600 метр арада СИП-кабель тарткач, чыгымнар үзеннән-үзе азайган. Туймәттә кулланылган электр энергиясен исәпкә алу приборлары да гел тәртиптә.
Авыл җирлеге башлыгын зиратларда карт агачларның күплеге дә гел борчып тора. Шөкер, соңгы берничә елда аларның күбесен кисеп алганнар. Бу эштә булышучыларга рәхмәт яусын.
Туймәттә авторитетлы җирлек башлыгы. Командир алда булырга тиеш дигәндәй, Айдар Бәхтияр улы кемдер артына ышыклана белми, вәгъдәсендә тора, халык фикеренә колач сала, үз фикере дә бар. Хезмәтен күрә беләләр. Аңа, шәхси хуҗалыкларда мал санын саклап калган, үстергән өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дипломы, 50 мең сум премия дә биргәннәр.
-Әти барыбер бездән яхшырак эшләгән, хәтта Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән, андыйлар авылда берничә генә кеше, - дип ул районда күпләргә билгеле Бәхтияр абзыйның зурайтып ясалган фоторәсемен дә күрсәтте. Юк, алар әтиләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Кәримовларның төп йорт абзарларында 8 сыер, 3 бозау бар, 3 оя умарталары хуҗаларына татлы бал җыя, атлары һәм тайлары ай үсәсен көн үсә, ел саен тонналап суган үстерәләр.
Көн инде кичкә авышты. Авыл җирлеге башлыгы Айдар һәм ФАП санитаркасы Сания Кәримовларның эш көне тәмамланып килә. Тик хөкүмәт эшеннән соң аларның әле ял итәргә вакытлары юк: ирле-хатынлы иртән дә, кич тә бергәләп мал карыйсылары бар. Бишенче яртыда торалар, кичке сигезләрдә генә иркенләп өстәл артына утыралар. Көн дә шулай.
Озакламый бу йортта туган-тумача кабат бергә җыелыр - Саниягә 45 яшь тула. Кече кызлары Айсылу кадерле әнисенә җыр да әзерләп куйган. Яктан гармунчы кирәкмәс, әтиләре Айдар, бирелгән бит кешегә бөтен сәләт, баянда да өздереп уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев