28 апрель 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләреннән күргәзме оештырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәндә машина йөртүчеләрне тикшерәләр
"Тоннель" операциясе кысаларында һәр шимбә көнне иртәнге сәгать 6дан 12гә кадәр район үзәге урамнарында полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне туктатып тикшерәчәкләр. - Нигездә, бу чараның төп максаты алкоголь эчемлекләр кулланып руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән инспекторы Ренат Гайнуллин. - Полиция хезмәткәрләре һәр атнада яңа урында...
-
Чирмешән больницасында табиблар бәйрәм көннәрендә дә эшли
Район үзәк больницасының участок табиблары 29 апрельдә, шимбә көнне, авыруларны төшкә кадәр кабул итә. 30 апрельдә, 1 майда поликлиника эшләмәячәк. Җиңү бәйрәме тирәсендә, 6 майда, шимбә көнне, поликлиникада табибларга төшкә кадәр күренергә мөмкин. 7,8,9 майда поликлиникада - ял. Бәйрәмнәрдә "Ашыгыч ярдәм", стационарның кабул итү бүлеге медицина ярдәме күрсәтәчәк.
-
“Подписка өчен – телевизор“ - бу юлы аны кем отар?
Хөрмәтле абүнәчеләр! "Татмедиа" АҖ сезнең өчен янә призлар уйната. Безнең басмаларга квитанцияләр күчермәләрен җибәрегез һәм бүләкләр отыгыз. Без традициягә тугры калып, кыйммәтле призлар итеп янә телевизор һәм санлы өч фотоаппарат уйнатачакбыз. Тагын 15 абүнәче сарык йоныннан юрганнар отачак. Искәртик, Татарстанның һәр районында подписка өчен иң зур сумманы түләгән бер абүнәче,...
-
Туймәт җирлеге башлыгы җырлап та авылны данлый
Ул үз урынындагы җитәкче. Туймәтлеләр бүгенге җирлек башлыгыннан, гомумән, уңды - Айдар Бәхтияр улы Кәримов иң элек бөтен эштә үзе яхшы үрнәк күрсәтә. Уңган кеше. Инандыра да белә. Авыл җирлеге Советының бөтен эштә эше бар - ул барысы өчен дә җаваплы: бала туса, кеше үлсә дә, яңа йорт төзелсә, кайдадыр...
-
Чирмешәндә паспорт йөртүчеләр күбәйде (+ФОТО)
Районда 14 яше тулган тагын 50 егет һәм кыз Россия паспорты ияләре булдылар. Шәхеснең төп документын балаларга район үзәгендәге сәнгать мәктәбе бинасында тантаналы итеп тапшырдылар. Уллары, кызларының тормышындагы бу мөһим вакыйганы ата-аналар да күзәтте. Яшь гражданнарны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, районның ветераннар һәм пенсионерлар...
-
Чирмешән ветераннарына Президент күчтәнәчләр җибәргән
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның 15 сугыш ветеранына һәм фронтовикларның тол калган хатыннарына - 108 әбигә Татарстан Президенты исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырыла. 325 тыл хезмәтчәненә һәм сугыш ветераннарына район башлыгы исеменнән дә күчтәнәчләр әзерлиләр.