Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туберкулезны җиңеп була

Районның берничә авыл хуҗалыгы предприятесендә мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруы киң таралган. Аларда карантин игълан итәргә мәҗбүр булдылар. Бу яман чир инде күптән - дистә еллар тынгылык бирми. Туберкулез йоккан йөзләрчә, меңнәрчә баш мал терлекне ит комбинатларына да озатырга туры килде, кисәтү чаралары да эшкә җигелде. Әмма туберкулез бирешергә теләми....

Районның берничә авыл хуҗалыгы предприятесендә мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруы киң таралган. Аларда карантин игълан итәргә мәҗбүр булдылар.


Бу яман чир инде күптән - дистә еллар тынгылык бирми. Туберкулез йоккан йөзләрчә, меңнәрчә баш мал терлекне ит комбинатларына да озатырга туры килде, кисәтү чаралары да эшкә җигелде. Әмма туберкулез бирешергә теләми. Төп сәбәп - аңа каршы технология кушканча, эзлекле көрәшү җитми.

Моның белән башка килешеп булмый - маллар саны болай да аз. Район җитәкчелеге "Иске Үтәмеш", "Кади", "Кара Чишмә",

"Чирмешәнагрохезмәткәрләре" җәмгыятьләрендә табылган туберкулезга каршы "сугыш" башлады.

Туберкулезны бетерү, кисәтү өчен белгечләр бик күп чаралар үткәрү кирәк дип саныйлар. Иң элек, гади генә итеп әйткәндә, терлекчелек биналарын, аларның тирә-ягын чисталау сорала. Әйтик, тиресне бүген үк җыеп түгәргә, туберкулез очрагында, белгечләр аны фермадан кимендә 500 метр читтәрәк гуртларга өеп куярга киңәш итәләр. Биналарны, җиһазларны тиешле эретмә белән эшкәртү, агарту, буяу тиеш. Керү-чыгу юлларында, хәтта ындыр табакларында, машина-трактор паркларында мал, техника йөри торган урыннарда.... дизаматлы барьерлар ясарга кирәк.

- "Кади" җәмгыятендә, "Чирмешән-АГРО"да әлеге эшләрнең бер өлешен башкарып куйдылар. Хәзер андагы фермаларга кимендә 6 айлап терлек кертмәскә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Минзөфәр Исламгәрәев. - Терлекчелектә иң зур хата - технология үтәлмәү.

Бозауларга, бигрәк тә алты айга кадәр аерым игътибар бирү сорала. Монда уз сөте эчереп, аларның, иммунитетларын күтәрү дә, сыерлар бозаулый торган бүлекләрнең идеаль чисталыгы да, яшь бозауларны һәрберсен әүвәлге чорда аерым боксларда асрау һ.б. керә. Ә безнең кайбер хуҗалыкларда терлек туйганчы эчәрлек су гына да юк. Әле менә июнь ае чыгып бара - кайберәүләрдә терлекләр һаман да тынчу пычрак фермаларда.

Туберкулез чиренең, хайваннардан кешеләргә дә күчү куркынычы бар, шуңа күрә аларның тикшеренүе мөһим. Чирле сыер сөте кайнатылырга, ә ите термик эшкәртү узарга тиеш.

Терлекләрне ясалма орлыкландыруны киң куллану да чирне кисәтүнең бер юлы. Хуҗалыкларда, күбесендә, ветеринария белгечләре юк. Шуңа күрә, районда ветврачлар, ветфельдшерлар, техник орлыкландыручылар булып эшләрлек кешеләр табып, аларны укытасы, лаеклы хезмәт хакы түлисе иде.

Минзөфәр Исламгәрәев әйтүенчә, ясалма орлыкландыру эшенә хуҗалыклардан 14 кешене укыта башладылар. Әлеге максатта Бөгелмәдән махсус белгечләр чакыртылган.
Соңгы көннәрдә районнан туберкулез чирле байтак мал - иң күбе сыерлар Алабуга ит комбинатына озатылды. Икътисади яктан бу зыянлы, чирле мал итен бик түбән бәягә алалар. Әмма башка юл юк.
- Күмәк авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән тыш, шәхси хуҗалыкларда да туберкулезга каршы, аны кисәтү чараларын даими үткәрергә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Минзөфәр Исламгәрәев... - Эшне шәхси хуҗалыкларда да башладык. Ветеринария табиплары анда да терлекләрне тикшерә. Малның туберкулез белән авыруы ачыкланса, ул юк ителергә, ә абзарларга шулай ук дезинфекция ясалырга тиеш. Ә кешеләр - мал хуҗаларына флюрография узарга кирәк. Бергә киңәшләшеп, белгечләр, район җитәкчелеге әйткәннәрне җиренә җиткереп үтәп барсак кына туберкулезны җиңә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруы киң таралган