19 июнь 2013 яңалыклары
-
Мотоцикл – уенчык түгел
11 июньдә, Ивашкино авылында төнге сәгать 11дә булган авариядән соң, бер кыз баланы авыр тән җәрәхәтләре белән больницага озатканнар. 1998нче елны туган яшүсмер "Ялинг" мопедына 11нче класста укучы кызны утырта. Икесе дә мотошлемсыз булалар. Тизлекне дөрес сайламаган һәм транспорт чараларының юлда бару кагыйдәләрен бозган мопед йөртүче юлдан җәяү баручы 15...
-
Туберкулезны җиңеп була
Районның берничә авыл хуҗалыгы предприятесендә мөгезле эре терлекләрдә туберкулез авыруы киң таралган. Аларда карантин игълан итәргә мәҗбүр булдылар. Бу яман чир инде күптән - дистә еллар тынгылык бирми. Туберкулез йоккан йөзләрчә, меңнәрчә баш мал терлекне ит комбинатларына да озатырга туры килде, кисәтү чаралары да эшкә җигелде. Әмма туберкулез бирешергә теләми....
-
Лашман йөзүчеләре төз ата да
Уктан ату буенча республикакүләм ярышларда безнең район командасы өченче урынны алып кайтты. Татарстан Республикасы укчыларының IX Спартакиадасы кысаларында Сабада узган бәйгедә район данын Лашман урта мәктәбе командасы яклады. Спартакиадада йөзү ярышларында икенче урынны алган спортчыларыбыз уктан ату буенча ай ярым гына шөгыльләнгәннәр. Һәм юкка түгел. Тимербулат Билялов, Рания Газыймҗанова, Искәндәр...