22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Техниканы кышкы саклауга кую буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче
Районның агропромышленность комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина - трактор паркын ремонтка әзерләү буенча бәйгедә "Чирмешән АГРО" җәмгыяте җиңүче дип танылды. Әлеге хуҗалык механизаторлары иң югары баллга лаек булды. "Сөлчә" җәмгыяте игенчеләренең дә тырышлыклары уңай бәяләнде, алар икенче урында. Техниканың торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде....
-
Иске Элмәле мәктәбе укучысы Бөтенроссия турнирында җиңү яулаган
Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә җиңел атлетика буенча Казанда узган Бөтенроссия турнирында Иске Элмәле мәктәбеннән Сергей Бодрягин 3000 метрга узышып, өченче призлы урын яулаган. Шул ук дистанциядә Ангелина Шерматова - алтынчы урында. Укучыларның остазы - Татьяна Шерматова.
-
Мирсәет Кәбиров истәлегенә уздырылган ярышларда Лашман командасы беренче урынны яулады (+ФОТО)
"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә район ярышларында Лашман урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. 2нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Ульяновка спортчылары өченче урында. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм Дипломнар тапшырдылар. Ярышларда шулай ук Ивашкино, Бәркәтә, 1нче Чирмешән мәктәпләре, кадет мәктәп - интернаты, Чирмешән лицее һәм Нурлат...
-
Дәүләт Думасы депутаты Ульяновкага спорт костюмнары алып килде
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Ульяновка мәктәбе укучыларына, мини-футбол командаларына 30 данә спорт костюмнары юллап бирде. Әлеге костюмнарны аңардан күптән түгел генә, районда кабул итү үткәргәндә сорадылар. Депутат булышырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да. Ольга Ивановна белән бергә, Казаннан килгән тренерлар Ульяновка егетләрен һәм кызларын мини-футбол серләренә...