Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сугыш елы балалары“: закон кабул ителерме?

Безнең республикада "сугыш елы балалары" статусын һәм социаль ярдәм чараларын законлаштыруга юнәлдерелгән норматив хокукый актлар кабул ителерме? Хәбәрчебез шундый сорау белән безнең районда гражданнарны кабул иткән "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, республика Дәүләт Советы депутаты Тать­яна Воропаевага мө­рәҗәгать итте. Әлеге сорау...

Безнең республикада "сугыш елы балалары" статусын һәм социаль ярдәм чараларын законлаштыруга юнәлдерелгән норматив хокукый актлар кабул ителерме? Хәбәрчебез шундый сорау белән безнең районда гражданнарны кабул иткән "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, республика Дәүләт Советы депутаты Тать­яна Воропаевага мө­рәҗәгать итте.

Әлеге сорау сугыш елларында бала яки үсмер булган күп кенә чирмешәнлеләрне кызыксындыра, аларга хәзер 75-90 яшь. Бу уңайдан редакциягә дә хатлар килә.
-Республика парламентының әлеге мәсь­әлә буенча позициясе ТР Дәүләт Советының Россия Федерация­се Хөкүмәте рәисенә һәм Россия Дәүләт Думасы рәисенә мөрәҗәгатьләрендә бәян ителгән,- диде региональ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе. - Депутатлар гражданнарны "сугыш елы балалары" категориясенә кертү тәртибен һәм шартларын билгеләү мәсьәләләрен Россия территориясендә бердәм хокукый көйләү зарурлыгы турында ныклы фикер белдерәләр.
Кайбер төбәкләрдә "сугыш елы балалары"ның мәнфәгатьләренә кагылышлы законнар кабул ителгән. Тик аларда гражданнарның туу чорлары төрлечә, мәсәлән, 1928 елның 1 январеннан - 1945 елның 2 сентябренә кадәр; 1927 елның 10 маеннан 1945 елның 9 маена кадәр; 1932 елның 1 январеннан 1945 елның 31 декабренә кадәр... Шулай ук социаль ярдәм төрләре дә бер-берсеннән шактый аерыла һәм бу республика парламенты депутатларында да, дәүләттән хаклы рәвештә бертигез социаль ярдәм алырга теләгән сугыш чоры гражданнарында да аңлап бетермәүчелек тудыра.
-Республика парламентына мөрәҗәгать итүчеләр "сугыш елы балалары" турында закон кабул итеп кенә калмыйча, кайбер башка шартларга да игътибар итүне сорыйлар, - ди Татьяна Васильевна. - Берәүләр хезмәт стажын исәпкә алырга, икенчеләр сугыш елларында әти-әниләрен югалтучыларга гына, башкалар әти-әниләре сугыштан яраланып кайтып вафат булганнарның балаларына гына ярдәм күрсәтергә кирәк дип саныйлар. Күпләр сугыш елларында балигъ яшьтә булмаганнарның барысына да ярдәм итүне күздә тоткан закон кабул итү яклы. Ләкин еш кына бер тәкъдимнең эчтәлеге икенчеләрнең мәгънәсенә каршы килә.
Шуны исәпкә алып, әлеге категория гражданнарына социаль ярдәм чараларын билгеләүче Татарстан Республикасы законы проекты тулаем ил территориясе өчен "cугыш елы балалары" дигән бердәм статус булдырылганнан соң, республика Дәүләт Советында эшләнеп тикшерелергә мөмкин.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон сугыш елы балалары

2
X