15 март 2012 яңалыклары
-
Пенсия тупланмасын варислар алачак
Россия Пенсия фондының Чирмешән районындагы идарәсенә агымдагы елда, гомере чикләнгән иминиятләнүчеләрнең пенсия тупланмасын түләүне сорап, аларның туганнары - 20 варис гариза белән мөрәҗәгать иткән (2011 елда - 62). Шунысын искәртеп үтү урынлы булыр, пенсия тупланмалары мәрхүмгә хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше билгеләнмәгән очракта гына түләнелә. Варислар иминиятләнгән затның вафат булуына 6...
-
Район башлыгы кабул итә
Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин 59 кешене - гражданнарны кабул иткән. Район җитәкчесе айга ике тапкыр, сишәмбе көннәрендә кабул итә. Күп очракта райондашларыбыз аңардан җир участокларын рәсмиләштерү, төзелеш, торак мәсьәләләре буенча булышлык, киңәш сорыйлар.
-
Ремонт өчен акча кирәк
Язгы кыр эшләренә дә күп калмады. Аны вакытында һәм нәтиҗәле үткәрү өчен авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның төзек булуы мөһим. Кызганычка каршы, бу өлкәдә мактанырлыгыбыз юк. Хезмәт шартлары булмау сәбәпле, күп кенә хуҗалыкларда кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү мөмкинлеге булмады. Бүген район хуҗалыкларында 330 берәмлек...