19 декабрь 2011 яңалыклары
-
Иске урында – яңа йорт
Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган ике якташыбызга, сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына, яңа йортлар салып бирәчәкләр. Чирмешәннән Анфиса Котина һәм Кармыштан Миңнурый Хәммәтшина хөкүмәт тарафыннан бирелгән субсидиягә үзләре яшәгән авылларда ук иске өйләре урынында яңасын төзергә ниятләгәннәр. Төзелеш идарәсе белән килешү дә төзелгән. Аның нигезендә, бу әбиләргә 15 июньгә кадәр...
-
Законсыз “сәүдәгәрләрне” – җаваплылыкка
2011 елның үткән унбер аенда район территориясендә ялган аракы сатуның 26 факты ачыкланды. Чирмешәндә легаль булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сату белән якташларыбыз гына түгел, ә күрше Самара өлкәсендә яшәүчеләр дә шөгыльләнә. Әйтик, үткән чорда шундый өч факт теркәлде. Әмма, кызганычка каршы, районыбызның һәр авылында да диярлек аракы сатып акча эшләүчеләр...
-
Бер ярышта – биш призлы урын
Җиңел атлетика буенча республика беренчелегенә Алабугада узган кышкы ярышларда безнең спортчылар биш призлы урынга лаек булганнар. 1995-1996нчы елларда туган егетләр арасында Владислав Кузнецов - беренче, кызлар арасында Анна Тимирясова өченче урын алганнар. 1997-1998нче елгылардан: яшүсмерләр арасында Сергей Бодрягин - беренче, Дмитрий Ефремов - өченче урыннарда. Кызлардан Вероника Сафронова беренче урынга...
-
Рәшит Сираев: “Мин бәхетле кеше”
Шенталада яшәүче Рәшит Сираев тормыштан, эштән ямь табып яши белә. Ике аягы булмаса да, ул бик күпләргә үрнәк гомер кичерә. Аның белән очраклы рәвештә таныштык. Авылдан Чирмешәнгә килергә дип юлда торганда, көтмәгәндә генә бер җиңел машина килеп туктады. Алгы ишекне ачып җибәргәч, бер мизгелгә югалып та калдым - машина йөртүченең...