Һәр бала белем алырга, яклауга хокуклы
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башка кайбер җаваплы хезмәткәрләр дә катнашкач, сөйләшү тагын да конкретрак булды.
Районда мөмкинлекләре чикле, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балаларны укыту һәм тәрбияләү, тернәкләндерү юнәлешендә билгеле бер эш алып барыла. Андыйлар...