Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Президент белән бергә“ хәрәкәте активистлары акция уздырдылар

28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Респуб­лика көненә багышлап "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр җыелмасы бирелде. Әлеге конкурста Чирмешәннең "Кояшлы" сәламәтләндерү лагерында өченче сменада ял иткән балалар да актив катнашты. "Президент...

28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Респуб­лика көненә багышлап "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләргә Татарстан символикасы төшерелгән бүләкләр җыелмасы бирелде.

Әлеге конкурста Чирмешәннең "Кояшлы" сәламәтләндерү лагерында өченче сменада ял иткән балалар да актив катнашты.
"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе агымдагы елның апрелендә оешкан иде. Хәзер "Президент белән бергә" эмблемасы төшерелгән футболкалар кигән хәрәкәт активистларын күп кенә район чараларында күрергә була. Республика көне алдыннан алар чирмешәнлеләргә Татарстан флагын гәүдәләндергән тасмалар тараттылар. Хәрәкәтнең район бүлекчәсе активист­лары башкарган эшләр турында мәгълүмат район сайтында, республика иҗтимагый хәрәкәте сайтында урнаштырыла.
"Президент белән бергә" хәрәкәте быелның апрелендә, Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бергә җыйган "Без булдырабыз! Без бергә! - Мы можем! Мы вместе!" форумында оешты. Аның максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм президент программаларын һәм инициативаларын яклау буенча конкрет эшләрне тормышка ашыру.
Бүгенге көндә "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары Татарстанның барлык районнарында эшли. Активистлар һәр көнне 150дән күбрәк төрле чаралар үткәрәләр.
-Хәрәкәт активистлары арасында төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләр бар, аларның барысын да Президентыбызның республиканы тагын да үстерүгә, тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән курсын яклау теләге берләштерә, - ди район бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Маркова. - Без берничә юнәлештә эшлибез. Болар - "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акция­сендә, "Игелекле эшләр эстафетасы"нда, өмәләрне үткәрүдә катнашу, спортны популярлаштыру һәм башка бик күп чараларны оештыру.
Хәрәкәт активистлары "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" район бүлекчәсе (җитәкчесе Ирек Нуртдинов) белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү барышында һәйкәлләрне төзекләндерү буенча зур эш башкардылар.
Алар район үзәгендәге паркларга һәм скверларга шефлык итәләр, атна саен анда чисталык һәм тәртип өмәләре үткәрәләр. Җәй көне Чирмешән үзәгендәге күл янындагы мәйданчыкта атнага ике тапкыр балалар өчен концертлар, уеннар, ярышлар, викториналар оештырылды. Мәктәп яны лагерларында һәм "Кояшлы" лагеренда "Массакүләм зарядка" үткәрелде.
-"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте активистлары районда йөзләгән, - ди Ольга Владимировна.- Аларның саны, һичшиксез, артачак. Чөнки һәрберебез районны һәм республиканы тагын да үстерү, шул максаттагы президент программаларын тормышка ашыру теләге белән яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ иҗтимагый хәрәкәте