20 август 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә узачак марафонда катнашырга чакырабыз
23 августта район үзәгендә Чирмешәннең 85 еллыгына багышланган велосипедта узышу оештырыла. Әлеге чараны үткәрүне "Яшь гвардия" иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе һәм инвалидлар җәмгыяте тәкъдим иткәннәр. Веломарафонда 15 яшьтән 100 яшькә кадәр чирмешәнлеләр катнаша ала. Җыелу урыны - Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчык. Төп шарт - велосипед булуы. Ахырдан барлык...
-
Марат Әхмәтов та “Ильхан“га булышачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Югары Кәминкәдә төзелүче сөтчелек комплексында булып китте, эш барышы белән танышты. 1000 баш савым сыерына исәпләп төзелүче әлеге комплексның смета бәясе 405 миллион сумга ук җыела. "Ильхан" җәмгыяте хуҗасы - эшкуар Ильяс Хәнәфиев үзе генә шулкадәр чыгымнарны күтәрә алмый, булышлык кирәк....
-
Чирмешәндә хатын-кызлар озаграк яши
Агымдагы елның җиде аенда районда 114 сабый туган (үткән елның бу чорында 10 балага күбрәк булган). Туучыларның 59сы - малай, 55се - кыз. -Үлүчеләргә актларны былтыргыдан 43кә кимрәк төзедек, ягъни 2015нең җиде аенда 173 кеше дөньядан киткән. Тик үлем "бизмәне" туучыларныкына карганда авыррак, - ди район ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья...
-
85 яшьлек юбиляр вакыт җитмәүдән зарлана
Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров 85 яшьлек юбилеен билгеләп узды. -Аллага шөкер, исәнлегемнән зарланмыйм, аягымда йөреп торам, - ди Керкәледә туган, бүген Лениногорскида яшәүче якташыбыз. Минвәли Насыйров озак еллар җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйды, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен, Мамадыш районының "Мамадыш" совхозын да җитәкләде. Ул "РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре",...