Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Контейнер урынына – капчык

Чирмешәндә каты көнкүреш калдыкларын, Лашмандагы сыман, капчыкларда килеш җыярга ниятлиләр. - Дөрестән дә, киләчәктә район үзәгендә чүпне шундый ысул белән җыярга планлаштырабыз,- ди бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров. - Чирмешәннең кайбер урамнарындагы каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерлар еш кына агач ботаклары, төзелеш материаллары, хәтта иске мебель...

Чирмешәндә каты көнкүреш калдыкларын, Лашмандагы сыман, капчыкларда килеш җыярга ниятлиләр.


- Дөрестән дә, киләчәктә район үзәгендә чүпне шундый ысул белән җыярга планлаштырабыз,- ди бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров. - Чирмешәннең кайбер урамнарындагы каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерлар еш кына агач ботаклары, төзелеш материаллары, хәтта иске мебель белән тулып таша. Халык арасында күпме аңлату эше алып барсак та, ел саен бер күренеш - яз-көз контейнерларга төзелеш материаллары, үсемлекләр калдыклары, хәтта тирес тутыралар. Аннан соң әле коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә "чүпне чыгармыйлар", дип үпкә белдерәбез. Контейнерлардагы чүп-чар очып китеп, әйләнә-тирәне дә пычрата. Киләчәктә контейнер мәйданчыкларын "алып", каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш, урамнар буенча график нигезендә техника белән җыеп алуны гадәткә кертергә уйлыйбыз.

Мондый тәҗрибә башка районнарда үзен аклаган. Билгеле, моны акрынлап эшләү карала. Эшне баштан бер урамнан, бер кварталдан башлаячаклар. Бүген район территориясен чистартуның генераль схемасы эшләнә. "Чирмешән районы коммуналь челтәре" җәмгыятен яңа, ышанычлы техника белән көчәйтү мәсьәләсен дә хәл итәсе бар.

Узган елның көзендә Лашман урамнарындагы контейнерларны алып, каты көнкүреш калдыкларын трактор белән җыештырып ала башладылар.

-"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте тракторы атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә килеп, авыл урамнарын билгеләнгән бер сәгатьтә бер маршрут буенча әйләнеп чыга, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Элек контейнер тулып таша, аның тирәсендә чүплек барлыкка килә иде. Ә хәзер чүп-чарны капчыкларга тутырып, билгеләнгән көннәрне өйләре каршына чыгарып куялар. Җәмгыять хезмәткәрләре аларны җыештырып ала. Авыл урамнары чистарып калды. Халык та канәгать. Бу адым үзен аклады.

Калдыкларны капчыкларга салып җыюга чирмешәнлеләрнең мөнәсәбәте нинди соң?

Гүзәл Гатауллина: - Шенталада күптәннән шулай эшлиләр. Шимбә көнне барсаң, халык капчык тотып, урамга чыгып баскан була. Минемчә, алай яхшырак та булыр. Әмма әүвәл, халык моңа күнеккәнче, контейнерларны да алмыйча торсыннар иде.

Марина Овсянникова: - Мин моңа каршы. Безнең коммуналь хезмәт тулган контейнерларны да вакытында бушатып өлгерә алмый. Капчыклар тотып, урамда көнозын басып торырга калыр микәнни...

Әлфирә Кашапова: - Бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алсалар, минемчә, файдасы булыр, Чирмешән тагын да чистарып калыр.

Лидия Мурзина: - Белмим шул. Коммуналь хезмәткә ышаныч аз. Капчыкларны чыгарып куярбыз анысы. Аларны вакытында алып китмәсәләр, чүпне этләр таратып бетерер кебек.

Гөлфирә Локманова: - Алай гына тәртип салып булырмы икән?! Әүвәл кешеләрне тәрбияләргә кирәк. Кайберәүләр чүп-чарны теләсә кая бәреп калдыралар бит. Урамнан машинадан бара, тәрәзәсен, ишеген ачып, чүп-чар ташлап калдыра. Элеккегечә, чүпне урамга чыгарып түгә башламаслармы икән?!

Бу мәсьәлә буенча "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗевның фикере белән дә кызыксындык.

- Бүген бездә техника проблемасын хәл итәсе бар. Аннан соң инде бу яңалыкны тормышка ашырга башларбыз.

Билгеле, әүвәл эшне конкрет планлаштырырга, документлаштырырга да кирәк. Монда Чирмешән авыл җирлеге Советы да катнашырга тиеш. Баштарак төрле проблемалар да булыр. Әйтик, шул ук Лашманда да бу эшне тәртипкә салу өчен өч айга якын вакыт кирәкте.

Чүпне контейнерларга яки капчыкларга салып җыюның кайсы отышлы? Чисталыкны ничек сакларга? Бу мәсьәләләргә мөнәсәбәтегезне, хөрмәтле газета укучылар, редакциягә хат язып, 2-27-52 телефон номерына шалтыратып та белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чисталык үзебез өчен