Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кармышта халык җыены узды

Кармыш мәдәният йортын, капиталь ремонтлаганнан соң, монда беренче зур чара - халык җыены уздырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин отчет чыгышында билгеләп үткәнчә, җирлектәге 163 йортта 412 кеше яши, шуларның 127се - пенсионерлар. Кармыш һәм Яшәүче мәктәпләрендә 54 бала укый. Кызганыч, быел, әлегә, бер бала да тумаган. Халык малны күп...

Кармыш мәдәният йортын, капиталь ремонтлаганнан соң, монда беренче зур чара - халык җыены уздырдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин отчет чыгышында билгеләп үткәнчә, җирлектәге 163 йортта 412 кеше яши, шуларның 127се - пенсионерлар.
Кармыш һәм Яшәүче мәктәпләрендә 54 бала укый. Кызганыч, быел, әлегә, бер бала да тумаган. Халык малны күп асрый биредә, җиде крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
Рәхмәт, быел Яшәүчедә яңа мәдәният йорты төзеп куйдылар, ул якын көннәрдә ачылачак та. Ә Кармыш мәдәният йорты, алда язылганча, артистлар һәм тамашачылар кабул итәргә әзер инде. Бинаны тыштан җылытканнар, сайдинг белән тышлаганнар. Түбәгә, җылыту челтәрләренә, идәннәргә, ишек-тәрәзәләргә дә төзүчеләр кулы тигән, хәтта подвал өлешен дә куллануга яраклы иткәннәр, эчтә үк бәдрәф тә ясаганнар. Тамаша залында, эш кабинетларында - заманча мебель, тәрәзәләргә затлы шторалар эленгән. Бинага, як-яктагы чәчәкләргә карый-карый, яңа брусчаткалы тротуарга басып кына керәсең.
-Мәдәният йорты янындагы һәйкәл-обелискны да яңартып калдырабыз,- ди подрядчы оешма җитәкчесе Хәлим Бильданов.
Капиталь ремонтка, 43 еллык бинаны үзгәртеп коруга республикадан - 5, районнан 2 миллион сум акча биргәннәр.
Кирәк әйбер күп инде анысы. Халык мәктәп бинасында урнашкан ФАПның урынын ошатып бетерми, ул ерак, керү юлы җайсыз икән. Габдрахманов урамы юлының бер очы асфальтланмыйча калган. Кармыштан трассага алып чыгучы олы юлга капиталь ремонт кирәк.
-Без бу мәсьәләләрне өйрәнербез, аларның кайберләрен беләбез дә. Бүген үк эшлибез, дия алмыйбыз, буш вәгъдә бирмибез, әмма, мөмкинлектән чыгып, хәл итәргә тырышачакбыз, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин .- Мәктәп бинасын исә киләсе елда ук ремонтларга тотынырбыз.
Кармышта яңартылган мәдәният йортын ачкан көнне зур концерт та булды. Кармышлылар, яшәүчелеләр янына депутатлар да килде. РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова аларның теләк-тәкъдимнәрен дә ишетеп-белеп киттеләр.
Чарадан фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10872-karmyishta-mәdәniyat-yortyi-achyildyi-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыены Кармыш авылы