Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләрендә ремонт бара

Быел районның Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләре капиталь ремонт программасына кертелде. Биналарны үзгәртеп кору - реконструкция эшләрен үткәрүгә хөкүмәттән һәр ике мәктәпкә 11 миллион сумлап акча бүлеп бирелгән. Бәркәтә мәктәбендә ремонт кыш айларында ук башланды. Монда әүвәл демонтаж эшләре башкарылды. Мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов әйтүенчә, стеналар һәм биш ел элек...

Быел районның Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләре капиталь ремонт программасына кертелде.

Биналарны үзгәртеп кору - реконструкция эшләрен үткәрүгә хөкүмәттән һәр ике мәктәпкә 11 миллион сумлап акча бүлеп бирелгән.
Бәркәтә мәктәбендә ремонт кыш айларында ук башланды. Монда әүвәл демонтаж эшләре башкарылды. Мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов әйтүенчә, стеналар һәм биш ел элек алмаштырылган тәрәзәләр генә калган. Төзүчеләр тулысынча инженерлык системасын яңартачаклар, кабинетларда агачтан, ә коридорларда плитәләрдән идәннәр җәячәк. Осталар бизәү эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Спортзалда идәннәрне җәйгәннәр дә инде, санузелларда планлаганнар төгәлләнеп килә.
Мәктәп директоры сүзләре буенча, мәктәп бинасы июль ахырында әзер булырга тиеш. Сүз уңаеннан, биредә бина эчендә урнашкан фельдшер-акушерлык пункты да ремонтлана.
Иске Үтәмеш мәктәбендә берничә бригада эшли. Берсе җылылык системасын монтажлый, башкалар бина тирәсенә отмоска ясый, бизәү эшләре белән мәшгуль.
-Төзүчеләргә мәктәп коллективы да, ата-аналар да ярдәм итә,- ди мәктәп директоры Светлана Әхтәмова.
Биредә дә мәктәп бинасында урнашкан ФАП һәм балалар бакчасын да ремонтлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Иске Үтәмеш