6 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
ПИТРӘЧ РАЙОНЫНДАГЫ ЮЛ ФАҖИГАСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАН ДҮРТ КЕШЕНЕҢ ДҮРТ БАЛАСЫ ЯТИМ КАЛДЫ
Кичә республика халкы берничә кешенең гомерен өзгән юл фаҗигасе турында ишетеп тетрәнде. Коточкыч һаләкәттә корбан булган ирле-хатынлы Дәүләтшиннарның өч баласы ятим калды. Алар белән машинада булган Алинә Мортазинаның нәни кызчыгы әнисез калды. 4 нче гыйнвар 14.00 сәгатьтә, Казан - Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария...
-
Чистай районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган
"Лада" автомобиле, чит ил машинасы белән бәрелешкәнче, тагын бер җиңел машинаны бәрдергән, анысы кюветка очкан. Чистай районында каршы як полосага чыккан "Лада" йөртүчесе аркасында кешеләр гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Казан-Оренбург трассасының 145нче чакрымында "Лада" белән "«Митсубиси Лансер» маңгайга-маңгай...
-
Ришат Төхвәтуллин тормышында узган елда булган биш кызыклы факт
Беренчесе, әлбәттә, "Болгар радиосы миили музыкаль премиясе"н тапшыру тантанасында безнең коллективның "Иң иҗади төркем" исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш. Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да. Өченчесе....
-
Ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алу өчен документлар тапшыру тәртибе гадиләштерелде
Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ятим балаларны уллыкка-кызлыкка һәм опекага алу өчен кирәкле гаризалар һәм документлар тапшыру тәртибен гадиләштерү турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Процедураны җиңеләйтү өчен хәзер гражданнарга кайбер документларны...
-
Иске Котышта уңай үзгәрешләр күп
Ял көне булса да, Иске Котыш авыл җирлеге Советы бинасы иртүк ачык. Монда яңа ел каникулларын озакка сузмаганнар. -Тиздән җирлектә халык җыены узачак, былтыргы эшебез турында отчет бирәсе бар, шуңа әзерләнәбез, - ди җирлек башлыгы Александр Митякин. - Бәйрәм матур гына узып бара, тыныч. Юлларыбыз йөрерлек. Һәр йортка диярлек кунак...